Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сәлимә Вәлиева: «Мәскәү өлкәсендә торф чыгардык, ул паровозлар һәм башка максатларда ягулык буларак файдаланылды»

Күпне күргән тыл ветераны Сәлимә Вәлиева бүгенге көненә рәхмәтле булып яши

 Өлкән яшьтәге кешеләр өчен янәшәдә һәрвакыт аларны кайгырткан, яраткан, хөрмәт иткән кадерле кешенең булуы бик мөһим.

95 яшьлек Сәлимә Мөбарәк кызы Вәлиева да сәламәтлеге какшагач, кызы Әлфинур янында яшәргә килә. Ә моңарчы ул туган авылы  Яңа Арышта гомер кичергән. Берничә ел элек күзләре начар күрә башлагач табибларга мөрәҗәгать итә ул. Аңа операция ясыйлар. Ләкин операциядән соң күрүе яхшырмый. 4 ел инде ул берни күрми. Шуңа да кызы янында иркен, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәү аның өчен җәннәткә тиң. 
Бөек Ватан сугышы башланганда Сәлимәгә 14 яшь була. Әти-әниләре гади колхозчылар. Сәлимә дә яшьтән эшли башлый, ике ел фермада сыерлар сава. Сугыш тәмамланганнан соң якын авыллардан кызларны Мәскәү өлкәсендәге торф эшләнмәләренә җибәрәләр.
- Хәтерлим әле, безне Мәскәүгә алып килгәч, 1945 елның 9 маенда Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мәйданнарда һәм урамнарда кешеләр шатланып «Җиңү! Җиңү!" сүзләрен кычкырып йөрделәр, - дип искә төшерә Сәлимә ул көннәр турында. - Мәскәү өлкәсендә торф чыгардык, ул паровозлар һәм башка максатларда ягулык буларак файдаланылды.
Торф катламнарын җир өстеннән махсус машиналар белән аерып тартмаларга салалар иде. Ә без бу тартмаларны тиешле урынга тартып ташыдык. Эш бик авыр булды. Тулай торакта яшәдек, янәшәдә әсир немецлар булды, алар шулай ук торф чыгарыда эшләделәр.
Сәлимә авылга кайткач сыер савучы булып эшли башлый. Биредә Габдуллаҗан атлы егет белән очрашып, бер-берсен яратып өйләнешәләр. Габдуллаҗан колхозда тимерче булып эшли.
- Аның артыннан техниканы ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк булгач төшке аш вакытында да килә иделәр. Әти чиләк-чүмечләр, кирәкле эш кораллары ясый иде. Шул ук вакытта яхшы балта остасы да булды, ишекләр, тәрәзә рамнары, бизәкле йөзлекләр, шкафлар, сервантлар, караватлар ясады. Сугыш вакытында аны армиягә алалар, хәрби билет бирәләр.  Ул Мәскәү өлкәсендә тимерче булып эшли, танклар, техниканы ремонтлауда катнаша, - ди кызы Әлфинур.

 

Светлана Кутлина.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса