Сәйфетдиновлар гаиләсе бер берсенә булышып, күпләрне сокландырып яши
Авыл җирендә яшәүчеләргә аптырап читтән эш урыны эзләргә дә кирәкми, хезмәт сөючән гаиләләр аны үз көчләре белән булдыралар.
Күгәрчен авылында да эшчән, тырыш халык яши. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафиннан булдыклы шәхси хуҗалыклар хакында сораштыргач, озак уйламыйча, әнә Сәйфетдиновлар белән очрашсагыз үкенмәссез, аларны бүген күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин, дигәч без шул тарафларга юл тоттык. Алар авыл читендә гомер итәләр. Бу йортны Әсхәт 1976 елда хәрби хезмәттән кайтып, Починок урманнарында бер елдан артык агач кисеп йөргән өчен хезмәт хакы хисабына алган бүрәнәләрдән буратып сала башлый. Мондый вакытта читтә эшләп йөреп булмый, дип ул авылда төпләнү ягын карый. Бар нәрсәгә дә кулы ятып торган егетне ул чорда ике сменада эшләгән тегү фабрикасына электромеханик һәм берүк вакытта тегү машиналарын көйләүче оста итеп кабул итәләр. Кичләрен авыл яшьләренә клубта кино- фильм да күрсәтә. Биредә егет авылның уңган кызы Минҗиһан белән дуслашып китә. Кызның мәктәптә тәрбияче булып эшләгән җиреннән, әле яңа гына тегү фабрикасына күчкән чагы була. Җиде елга якын дуслашып йөргәннән соң ике якның да ризалыгын алып алар үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Гомер буена әти-әни почмагында яшәп булмас, дип егет тәвәккәлләп үз йортын җиткезү мәшәкатьләре белән йөргәндә, кирәкле агач материалларына урманчылыкка бара. Анда әле егетнең алдагы елларда куйган хезмәтләрен онытмаган урман хуҗалыгы җитәкчесе аны үзләренә каравылчы итеп килергә күндерә. Шулай итеп Әсхәткә йөзәрләгән гектар мәйданны биләгән участогының һәр почмагын көненә берничә мәртәбә әйләнеп чыгарга, тырыш хезмәт куярга туры килә. Урманчы хезмәте катлаулы һәм күпкырлы. Урманны кисү генә түгел, әле аны даими рәвештә яңартып тору кирәк, сирәкләү һәм башка күп төрле мәшәкатьләре дә өстәлеп кенә тора. Болардан тыш үзенә йөкләнгән дистәләгән төрле план-заданиеләрне дә айдан-айга арттырып торалар. Бу яктан егет сынатмый. Кыска гына вакыт эчендә биредә дә үз эшенең чын остасына әйләнә. Куйган хезмәтләре өчен хәтта хөкүмәт бүләкләренә дә ия була ул. Вакытлар үтү белән җәмгыятебездәге үзгәрешләр дә читләтеп үтми үзләрен. Колхозлар, фабрикалар һәм урманчылык та яшәүдән туктап калгач Сәйфетдиновлар аптырап калмыйча, үз ярдәмче хуҗалыкларын җайга салырга керешәләр. Әсхәт бакча артында гына такта яру цехы эшчәнлеген җайга сала. Аннары җиң сызганып терлекчелек кәсебенә керешә. Пай җирләрен алдан рәсмиләштереп куюлары да бик урынлы була. Бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр алар. Мондый шартларда билгеле инде тормыш итүе дә җиңелләшә. Баштагы чорда савым сыерлары асрап көн күрәләр. Аннан соң мөгезле эре терлекләрнең баш санын әкренләп арттыра башлыйлар. Эшләү теләге ташып торган бу парга кече яшьтән үк барысын да күреп-өйрәнеп үскән уллары Илшат белән Илназ да бик теләп булышалар. Бу гаилә гомер-гомергә бердәм булып, күмәк көч белән бер-берсенә булышып, күпләрне сокландырып дус-тату яши белделәр. Хуҗабикә Минҗиһан аеруча киң күңелле, ярдәмчел, җитез һәм хезмәт сөючән кеше. Дистәләгән һөнәр иясе әле ул. Гомер дәвамында үзенең һәм иренең туганнарын бер күреп, якын итеп, кайгыртып, булышып яшәргә гадәтләнгән. Авылларында күпләрне сокландырып өлкән яшькә җиткән әти-әниләрен бер тавыш-тынсыз тәрбияләп, олылап соңгы юлга озатучылар да әле алар. Бу күркәм гамәлләрен үз балалары гына түгел, барлык авыл яшьләре дә күреп, йөрәкләренә сеңдереп үсәләр, дисәк, һич тә арттыру булмас, мөгаен. Бүген алар төпчек уллары Илшат гаиләсе белән бергәләшеп яшиләр. Күмәк көч белән бер-береңә булышып яшәгәндә тормышы да күңелле, эше дә бермә-бер җиңелләшә кебек. Үзара матур мөнәсәбәттә ярдәмләшеп гомер итәләр. Яз башыннан алар бакчаларының бер почмагына кукуруз, аның янәшәсенә байтак кына мәйданда (10-15 сутый) кабак, бәрәңгене дә елның елында мулдан үстерәләр. Бу культуралар башлыча малларны симертүгә китеп бара. Кабак орлыгын яз башында ук шәһәрдән кайтып алып китәләр. Кукуруз орлыгын аерып, башка төр бөртеклеләр белән тегермәннән тарттыра. Гадәттә, мөгезле эре терлек алдына салынган печәнне аяк астына алып таптап әрәм итә. Әсхәт монда да үз яңалыгын керткән, ул соңгы вакытларда печәнне ваклатып улакларына сала башлаган. Еш кына әле ул аңа кукуруз сабакларын да кушып җибәрә. Кыскасы, бер нәрсәне дә әрәм итмиләр алар. Ә инде симертүгә куелганнарның бер өлешенә вак бәрәңгеләрен фураж белән болгатып пешереп ашата. Бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә технологик процесс эзлекле дәвам итә. Малларның барысы да таза, матур, көр булып үсәләр. Сәйфетдиновларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында бүгенгесе көнне 19 баш терлекләре бар. Иренмичә эшләсәң, нәтиҗәсе дә озак көттерми. Җитештергән продукцияң сыйфатлы булса алучылары табыла, аны өеңнән килеп алып китәләр. Аннары, алар әле елның-елында үзләренең ишле гаиләләре өчен җитәрлек күләмдә казылык та ясаталар. Гаиләләре кибеттән колбасаны бик сирәк сатып ала. Инде бүген үк алар киләчәк өчен планнарын корып куйганнар. Гаиләләрендә нәни оныклары булуын истә тотып сыер алырга исәп итәләр. Үз сүзләре белән әйткәндә, тормыш әнә шулай һәрчак төзәтмәләр, үзгәрешләр кертеп, үз җае белән алга тәгәри. Күгәрчен авылына һәр баруымда, хезмәт сөючән, тырыш, киләчәккә матур уй-планнар белән яшәүче гаиләләрне күреп, болай булса авыл яши икән әле, дип чын-чынлап сөенеп кайтам. Борынгылар бер дә тикмәгә генә, хәрәкәттә бәрәкәт димәгәннәр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа