Сафиуллиннар гаиләсе: «Безнең гаиләдә бер-береңне яратып, аңлап яшәү, хөрмәт итү – иң беренче планда»
Минем әлеге язмамда Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче матур, бәхетле Сафиуллиннар гаиләсе белән таныштырасым килә.
Илһамия апа белән Рәдиф абый моннан 25 ел элек кавышып, гаилә учагын саклап, тормышның кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып яшәүче гаиләләрнең берсе. Тормышлары мул, бөтен нәрсәләре җитеш аларның.
Рәдиф әфәнде 1974 елның май аенда туган. Аның тормыш юлы сикәлтәле узган, яшьтән әнисез үскән ул. Ләкин югалмаган, юкка чыкмаган. Әтисе белән икәүләп тормыш дилбегәсен тартканнар. Эшкә дә өйрәнеп үскән, белем дә алган. 1991 – 1996 елларда Казан дәүләт педагогика университетында физика һәм информатика укытучысы һөнәрен үзләштерә ул. 1996 елда, 22 яшьлек студент эскәмиясеннән төшкән егет, Түбән Тегермәнлек урта мәктәбе төзелешенә алына һәм мәктәпне ачып, аны җитәкли башлый. Хезмәттәшләре белән дус-тату эшлиләр.
Директор вазыйфасыннан тыш, укучыларга физика фәнен укыта. 20 ел дәвамында укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Район җитәкчелеге Рәдиф Сафиуллинны 2007 елдан «Акчарлак» приютына директор итеп билгели. Әлеге эштә дә уңышлы эшли. Җитәкчелек тә бик хөрмәт итә үзен. Эшләгән дәверендә «Кулон» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Фәхретдинов ярдәме белән приютка тулысынча реконструкция үткәрелә. 2020 – 2021 елларда Югары Тегермәнлек мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Бүгенге көндә ул «Русский мрамор» ачык акционерлык җәмгыятендә баш инженер булып хезмәт куя.
Рәдиф Сафиуллиның кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да җиренә җиткереп, күңелен биреп башкара. Андый кешеләр турында «җитмеш төрле һөнәр иясе» диләр. Йөрәген балаларга бирүче чын укытучы да ул.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа