Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рузилә Кәримова: “Мин аларны яшь бала тәрбияләгән кебек карыйм”

Яңа Арыш авылы эшчән, тырыш, булдыклы кешеләре белән дан тота.

Бүгенге язманың герое да әнә шундый уңганнарның берсе Рузилә Хәмәтхан кызы Кәримова турында.
Рузилә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамласа да, укуын югары уку йортларында дәвам итми, фермага эшкә килә. Шул көннән башлап инде ул фермада. “Ни өчен шәһәргә китәргә уйламадыгыз?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Беренчедән, авыл җирен бик яратам, икенчедән малларны үз итәм, кечкенәдән әнигә булышып, терлекләр карашып үстем, бәлки шул вакытта күңелемдә аларны ярату хисе тугандыр, – ди ул.
Әңгәмәдәшем белән аның эш урынында очраштым. Ул бүген “Арыш-Агро” комплексында яшь бозаулар карый. Аның тәрбиясендә 80 нән артык бозау бар. Ул аларның холык-фигылен белә, яратып сыйпый, алар белән сөйләшә. Нәни маллары да көр, таза, тамаклары тук, урыннары коры һәм чиста. “Мин аларны яшь бала тәрбияләгән кебек карыйм”, – ди Рузилә. Шуңа да карап торышка ук матур алар. Яшь маллар өчен барлык уңайлыклар да бар, алларында он, солы, ямь-яшел хуш ис бөркеп торган печән, асларына салам түшәлгән.
Үз хуҗалыклары да зур Рузиләләрнең. Берничә баш сыер, үгез, таналар, кош-кортларны да күп асрыйлар. “Сөте, каймагы, катыгы үзебезнеке, әле артканын сатабыз”, – ди ул.
Рузилә өч бала әнисе дә. Алар тормыш иптәше Рафыйк белән берсеннән-берсе матур, тәртипле 3 кыз тәрбияләп үстерделәр.
– Бу кадәр хезмәткә ничек өлгерәсең? – дим әңгәмәдәшемнән.
– Вакытны дөрес бүлсәң, тырышсаң, барысына да өлгереп була, – ди ул елмаеп.
Әнә шулай тормыштан тәм һәм ямь табып, авылны яратып яши авылдашым.

Нурзидә Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса