Рузидә Гатауллина: "Яшь чакларында читкә киткән кешеләр дә туган ягын сагынып авылга - төп нигезләренә кайтып йөриләр"
Һәркемгә үзенең туган ягы якын. Миңа да туган авылым – Сатлыган бик кадерле.
Яратмаслык та түгел шул, аның табигате нәкъ Тукай шигырендәгечә:
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”
Чыннан да, тау башына урнашкан безнең авыл. Аннан тирә-якта урнашкан Биектау, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авылларын күрергә була. Тау астында гына челтерәп чишмәсе ага. Ул чишмәнең суы шулкадәрле тәмле, йомшак. Хәтта кунакка кайткан кешеләр дә чишмә суын зур савытлар белән алып китәләр. Без дә эчәр суны чишмәдән алабыз. Эшкә киткәнче җилдереп кенә я үзем төшеп менәм, я булмаса балалар алып кайта. Әни (кайнанам) әйтә: “Кое суына караганда чишмә суы йомшаграк, юшкыны да әзрәк. Аны алып кайту сезгә физкультура гына бит ул, балалар”- ди. Әлеге чишмә тирәсен гел җыештырып торабыз. Иптәшем Илфат чишмәгә матур итеп калайдан йорт салып, сыйныфташ дуслары Илдар кер чайкарга улак ясап куйды. Илгиз белән Ринат абый чишмә юлларын үләннәрдән чистартып торалар.
Ерак түгел Шомбыт елгасы ага. Ул үзенең суын Камага коя. Авылымның каршысында гына тагын бер тау бар. Анда авыл зираты. Шуннан өскә таба җиләклек китә. Бөтен авыл халкы шунда мәш килеп җиләк җыябыз. Көнгә өчәр тапкыр җиләккә чыгып кергән вакытлар бар. Ә әниебез алып кайткан җиләкләрне чемли. Аның каравы кышын тәмле, хуш исле җиләк белән чәй эчәбез. Шундый гүзәл табигатьле авылны ничек яратмыйсың инде!
Без Котлы Бөкәшкә дүрт чакрым араны җәяүләп йөрибез. Минем белән ике бала да мәктәпкә йөриләр. Балалар белән бергәләп кайтканда табигатьне яратырга, чүп-чарларны ташламаска дип өйрәтеп кайтам. Табигатьне, иген кырларын күзәтәбез, аңа карап сокланабыз.
Кем генә булмасын, ул яшәешен туган илсез, туган яксыз күз алдына да китә алмыйдыр. Мин әле дә яланаяк чирәмдә йөгереп йөргән, әнинең итәгенә ябышып бәбкә көткән, явыз ата казның аягымнан эләктереп алган вакытларын сагынып искә төшерәм. Керне юганнан соң әнием чишмә башына алып төшеп чайкый иде. Улагыннан тулып су ага, ә әнием кер чайкый. Ул арада мин инешкә суга кергән каз бәбкәләрен карап киләм, чәчәкләр җыям. Балачактан бүгенгәчә сузылган кино кадрлары кебек. Ә беркөнне мин, чыннан да, балачак илендә йөрдем. Имештер, иртә белән уянганмын, авыл буйлап көтүче абыйлар: ”Хәстерә, әйдәгез, малкайларым, әйдәгез!”-дия-дия көтүне алып төшеп киләләр икән. Ә мин әкрен генә юрганга күмелеп ятам, әни уятмаса ярар иде дип. Әни икенче якта коймак пешерә.Эх, нинди рәхәт, гамьсез чаклар!...
Туган авылымның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы, һәрбер әрәмәлеге, һәрбер кешесе күңелгә якын. Әниемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча сакла, ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре күңелемә уелган. Яшь чакларында читкә киткән кешеләр дә туган ягын сагынып авылга - төп нигезләренә кайтып йөриләр. Төп нигез дигәннән, быел авылыбызда бертуган Шәмселбанат һәм Фәния апалар зурлап Корбан бәйрәмен уздырдылар. Капка төпләренә олы табын әзерләделәр. Авылыбыздан чыккан барлык кешеләр чакырулы иде. Ул көнне чыннан да зур бәйрәм булды. Халык бик күпләп Корбан ашына, үзләренең нигезләренә кайттылар. Коръән белән башланган мәҗлестән барыбыз да җан дәвасы алдык, тәмле шулпадан, ризыклардан авыз иттек. Табын сый-нигьмәтләрдән сыгылып торды. Мәҗлескә башка туганнарының да өлешләре керде. Авылдашларыбыздан бу традицияне дәвам итсәк иде дигән сүзләр дә яңгырады.
Эх, яшәсен иде авыл! Яшьләргә эшләр булсын иде дә, берәү дә читкә китмәсен, киткәннәр дә кире кайтсыннар иде. Хыял гына булып калмасын, чынга ашарлык булсын бу теләк. Элеккеге матурлыгын әле дә саклап яши Сатлыган авылы дисеннәр!
Рузидә Гатауллина.
Сатлыган авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа