Рузалия Насретдинова: «Малларны ачуланмаска, кул күтәрмәскә кирәк»
Районыбыз оешуына күп вакытлар үтмәсә дә, аннан байтак кына күренекле фән эшлеклеләре, легендар шәһесләр, сугыш кырларында каһарманнарча көрәшүчеләр һәм бик күп хезмәт батырлары чыккан.
Шулай үткән хатирәләрне яңартып утырганда узган гасырның 80 нче елларында Ямаш авылы терлекчелек фермасындагы комсомол-яшьләр бригадасы кызларының еш кына район күләмендә җиңү яулап макталулары искә төште. Аларның бүгенге тормышта яшәешләрен күреп, язмышлары белән кызыксынып, бүгенге яшь буынга җиткерәсе фикерләрен ишетү ниятеннән шул якларга юл тоттык. Тик ни кызганыч, аларның күбесе инде арада юк икән. Безгә шул елларның күренекле вәкиле, гомере буена терлекчелек фермасында хезмәт куйган Рузалия Насретдинованы күреп әңгәмә корырга насыйп булды. Ул үзенең шаулы һәм киеренке хезмәт еллары шактый авыр шартларда, ялларсыз диярлек үтүенә карамастан, без аннан бер дә зарлану сүзләре ишетмәдек. Ялкынлы яшьлек еллары, комсомол сафларында тәрбияләнүе күренеп тора. Әйе, ул шаулы елларда хезмәтнең һәрвакыт диярлек алгы сафларында булган комсомол-яшьләр бригадалары бервакытта да сынатмадылар һәм сынатмыйлар да. Әле хәзер дә әнә аларның күбесе авылда күп кенә яшьләрне сокландырып бик матур итеп мал-туар, кош-корт асрап үз җайлары белән яшиләр.
Авыл җирендә туып үскән күпләр кебек Рузалия дә мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Кайбер сыйныфташлары төрле якларга таралыша башлагач ул гаиләдә бердән-бер бала булганлыктан, аннары өлкәннәрне калдырып китәсе килмәгәнлектән авылында кала. Баштагы мәлләрдә төрле хуҗалык эшләрендә катнаша. Ындыр табагында ашлык чистарта, язгы чәчү чорында агрегатларны чәчүлек орлык белән тәэмин итә, басуда бәрәңге, чөгендер араларын сирәкләп эшкәртә. Кыскасы, үзенә йөкләнгән бар эшне дә күңелен биреп, әти-әнисе өйрәткәнчә җиренә җиткереп башкара. Нәкъ менә шулай кулы эшкә ятып торуын күреп аны фермага сыер саварга күчәргә күндерәләр. Әллә инде яшь чагыннан ук гаиләдә сайланып тормыйча бар эшне үтәргә гадәтләнгәнгәме, коллективка тиз кереп китә кыз. Барыннан да бигрәк, иртәнге сәгать 3 тә үк сыерлары янында булырга кирәклеге дә куркытмый аны, бер сүз белән әйткәндә, барысына да тиз ияләнә. Әле бит ул елларда сыер саудың да кайтып киттең генә түгел, вазыйфалары шактый күп була аның. Иртә таңнан фермага килеп кергәч, иң элек сыер ятагын тәртипкә китерергә, тизәкләрен себереп чыгарырга, алларына печән, силос таратырга, һәр сөтбикәне юып чистартырга кирәк була. Ә кул белән сыер савулары аңа ияләнмәгән кыз бала өчен беркадәр кыенга туры килә. Абзардагы бер сыер үзенә күрә ял гына икән ул, ә менә 15-18 сыер саву уен эш түгел. Мондый авыр һәм җаваплы эшкә һәркем түзә дә алмый. Бәлки кайберәүләр аның нинди җаваплылыгы бар инде, чаж-чож савасың да өйгә йөгерәсең дип каршы төшәрләр. Бар икән шул. Беренче чиратта, сыерларның чиста, матур, көр булулары төп бурыч итеп куела. Аны ферма мөдире белән белгечләр һәм район вәкилләре даими тикшереп бәя бирә торган булалар. Аннары, әгәр сыерыңны тулысынча савып бетермәсәң, җилемнәре шешенеп мастит башлануы ихтимал, бу бик җитди авыру. Моннан тыш әле ашату, карау, чистартуның да бик катлаулы үз технологияләре бар. Ә кул белән сыер савуның үзәккә үтәрлек кыенлыклары менә шушы бер карашка бик гади тоелган технологик таләпләрне үтәмәүдән килеп чыга. Әйтик, малларга азыкны җитәрлек күләмдә һәм тәмләтеп салмасаң савым вакытында алар бер урында тыныч кына тормаячаклар. Нәтиҗәдә, еш кына сыер аякка китереп басарга мөмкин, сөт белән тулы чиләкне тибеп аударырга да күп сорамый. Мондый вакытта бик нык ачу чыкса да түзәсең, малларны ачуланмаска, кул күтәрмәскә кирәк.
Менә шулай көндәлек киеренке хезмәт белән еллар тиз үтеп китә. Дөресен әйтергә кирәк, ул вакытларда хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтә белделәр. Аны да бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар. Күпеллык нәтиҗәле тырыш хезмәтләрен югары бәяләп Мактау кәгазләре, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар. Арада иң кадерлесе һәм истәлеклесе, мөгаен, 1986 елда район үзәгенә чакырып тантаналы төстә СССР Хөкүмәте бүләге - “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медален тапшыруы булгандыр.
Инде җиденче дистәне йомгакласа да тик торуны белми, комсомолдагыча һәр көнне хәрәкәттә ул. Тормыш иптәше Рәшит белән үз ярдәмче хуҗалыкларында кош-кортны күп асрыйлар. Шәһәрдә үз гаиләсе белән яшәүче улына күчтәнәчкә булыр дигән изге ният белән әле абзарларында сарыкларны да бетерәселәре килми. Һәр елда диярлек әнә шулай кыш айларына үзләренә һәм күчтәнәчкә җитәрлек күләмдә азык төлек запасын мулдан әзерлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, тормыштан ямь, көндәлек хезмәттән тәм табып тыйнак кына үз көйләренә яшәүләрен дәвам итәләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа