Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рөстәм Гыймадиев: “Яшәү яме – татулыкта, тырышлыкта”

Тырыш, тәҗрибәле умартачы, диләр аның хакында. Хактыр. Балык Бистәсендә генә түгел, күрше-тирә районнарда да Рөстәм Гыймадиевны яхшы беләләр.

Умарталык эшенең һәрбер нечкәлеге турында сөйләвеннән үк  аның хезмәтен ничек яратуы күренә. 
–Бал табынга килгәнче умартачыга шактый тир түгәргә туры килә. Карап торышка җиңел генә кебек тоелса да яздан алып тәмам кара көзгә кергәнче умарталар янында кайнашабыз, – ди Рөстәм.
Ничек бу һөнәр аны үзенә җәлеп иткән соң?
–Умартачы булу безнең нәселдән килә ул. Әтием Рәшит колхозда умартачы иде. 160 умарта тотты. Кечкенәдән әтигә булышып йөрдем. Бал кортларының безелдәп очып йөрүеннән үк үземә ниндидер рухи тынычлык килә иде. Шул вакыттан ук күңелем белән яраттым мин бу эшне. Мәктәпне тәмамлагач Әтнә совхоз-техникумында укуым да күпмедер дәрәҗәдә умартачылыкка бәйле булды. Зоотехник-ветеринар белгечлеге алып чыксам да янәдән Мамадыштагы бер еллык умартачылык курсын тәмамладым. Әлбәттә бу вакыт аралыгында армиядә дә хезмәт итеп кайтырга туры килде, гаилә кордым. 2003 елда әти пенсиягә чыккач аның эшен үземә кабул итеп алдым. Ул елларда без 160 корт гаиләсеннән 1,5 тонна бал тапшыра идек. Хәзерге вакыт белән чагыштырганда бу күп түгел билгеле. Кортларны гел карап, үстереп торсаң гына мул уңышка өмет итеп була. Үзебезнең тормыш өчен нинди уңайлыклар тудырасың, алар өчен дә шулай тырышырга кирәк.
–Бүгенге көндәге уңышлар ничек соң?
–Минем хәзерге вакытта шәхси 170 умарта гаиләсе бар.  Ул Яңа Арыш авылыннан 3 чакрым читтә, 826 сутый җирдә урнашкан. Аннан ерак түгел юкәлек. Аны юкә урманы дияргә дә мөмкин. Кортлар нектарны иң беренче чиратта шуннан җыялар. Балның сыйфатлы булуы да шуның белән бәяләнә. Әлбәттә моның өчен елның яхшы килүе дә кирәк әле. Быел менә көннәр кояшлы, бик матур торды. 20 июньдә юкә чәчәк атты. Биш көн эчендә кортлар әйбәт табыш җыярга өлгерделәр. Үлчәүдә көнлек уңыш -  бер гаиләдән 9 килограмм  бал күрсәтте. Бу начар түгел инде. Дөрес, кайбер елларда хәтта 17 килограммга кадәр җиткәне бар иде. Шулай да мин бик канәгать. Беренче балны аертуым 20 нче июль тирәләрендә булды. Август аенда икенче тапкыр аерттым. Уңыш яхшы, Аллага шөкер.
–Нинди токымлы кортлар белән эш итәсез?
–Миңа “Карника” токымлы кортлар күбрәк ошый. Аларның продуктлылыклары бик яхшы. Көчле бал җыю чорын нәтиҗәле файдаланалар. Бер умартадан бер фляга (50 килограмм) бал алырга була. Үзләре бик тынычлар. Умарталыкта хәтта битлек кимичә дә эшләргә була. Аннан соң тагын бер уңай ягы бар – “Карника” язгы салкыннар вакытында ояның үрчетү өлешен суынудан саклый. Һәр гаилә үзен кышлату өчен тулысынча бал белән тәэмин итә. Сироп белән өстәмә тукландыру таләп ителми. Булса да бик аз микъдарда гына. Кышкы чорда азыкны бик сакчыл тоталар. Корт аеру бик аз дәрәҗәдә. Монысы да умартачы өчен бик мөһим һәм зур өстенлек.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса