Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәмзия Сатдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

    Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре Рәмзия Сатдинованың бүген дә хөрмәте зур. Ул моңа үзенең күпьеллык хезмәте, тырышлыгы белән иреште.

    Шушы көннәрдә Корноухово авылы “Картлар йорты”ның элеккеге директоры Рәмзия Сатдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гомер бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге килгән иде.

    Сатдиновлар гаиләсе 1989 елда Коноухово авылына килеп урнашалар. Тормыш иптәше Харис абый совхоз директоры итеп, үзе балалар бакчасы мөдире булып билгеләнә. 1999 елда “Картлар йорты” җитәкчесе вазыйфасына күндерәләр аны.

    “25 кешедән кырык кешегә җиткереп, министрлык ярдәме белән әлеге ике катлы бинаны төзекләндереп чыктык.

    Эш белән мәшгуль булып гомер үткәнен сизми дә калганмын. Өч бала үстердек, хәзер дүрт оныгымны тәрбияләргә булышам”,- ди Рәмзия Сатдинова.

       Рәмзия ханымның хезмәт юлы кешеләр язмышы белән нык үрелеп барган. Балык Бистәсенә килеп урнашканчы Казан шәһәре республика онкологик үзәгендә медсестра булып эшли ул. Авыруларны профессиональ осталыкта дәваларга өйрәнә, дөресрәге, кеше җанын дәвалау серләренә төшенә. Биредә алган хезмәт тәҗрибәсе “Картлар йорты”нда эшләп китүе өчен ныклы нигез булып тора дисәк тә, һич ялгыш булмастыр. “Эшкә курыкмый алынсаң, булганны ничек бар шулай кабул итсәң эшләп була. Без коллектив белән бердәм, өйдәге кебек, күмәк хуҗалык булып эшләдек”,-ди Рәмзия Сатдинова үткәннәрен искә алып. Рәмзия ханым 2011 елда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” район конкурсында катнашып беренче урынга лаек була һәм Казан шәһәренә Пирамида күңел ачу үзәгенә бару бәхетенә ирешә. 2014 елда “Лучший директор соц.учреждения” конкурсында район буенча беренче, республикада икенче урынны яулый. Яза китсәң, ул катнашкан бәйгеләр дистәдән артык. Ничәмә ничә бәйге җиңүчесе, Рәхмәт хатлары, Грамоталар иясе ул. Өч ел элек “Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре” исеме бирәләр үзенә. “Монда иң беренче чиратта коллективның өлеше зур булды. Алардан башка мондый җиңүләргә ирешә алмаган булыр идем. Хезмәтемне күрә белделәр. Бик зур рәхмәт. Бүген дә җитәкчелек килеп котлап китте. Көтмәгән дә, уйламаган да идем”,–ди ул тыйнак кына.

       Хәзерге вакытта лаеклы ялда Рәмзия ханым. Кул кушырып утырмый. Йорт тирәсен гөл бакчага әйләндергән. Җиләк-җимешләре пешеп утыра, яшелчәсе өлгерә. Ишегалдында иллеләп каз, тавык-чебеш, куяннары бар. “Бүген үз өемдә, үз көемдә дигәндәй, балаларны, оныкларны каршы алып, аларны тәмле ризыклар белән сыйлап, аларның матур тормышларына сөенеп яшим”, - ди ул.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама