Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Резидә Мөбәрәкшина: “Хезмәтемне бик яратам, гәҗит-журналларга язылучылар күбрәк булса, сөенеп таратыр идем”

Мәмле Казаклар Чаллысы авылында яшәүче Резидә Мөбәрәкшина 50 елга якын хат ташучы булып эшли. Хөкүмәт тә нәтиҗәле хезмәтенә тиешле бәя биргән.

Мәмле Казаклар Чаллысы авылыннан редакциягә хат килеп төште. Хезмәт ветераны, “Почет билгесе” ордены иясе Наилә апа Сафина язган аны. Эчтәлеге белән үк үзенә җәлеп итеп торган хатны укыгач, хат ташучы Резидә Мөбәрәкшинаның үзен күреп сөйләшү нияте белән юлга чыктым.
Тигез юлдан элдерткән машина үзе артыннан кар бураннары туздырып авыл урамына керде. Озак эзләргә туры килмәде, беренче очраган ханым Резидә өенә юлны өйрәтеп үк җибәрде.
–Зурлап газетага язарлык әллә ни эшләгәнем юк бит минем, – дип каршылады хуҗабикә, килүемнең сәбәбен белгәч.
Сөйләшә торгач хат авторы Наилә апаның язганнары берәм-берәм күзалланды. Чыннан да 50 елга якын хат ташучы булып эшләгән Резидә Мөбәрәкшинаны бары мактау сүзләре белән генә телгә алырлык иде.
–Тумышым белән шушы авылдан мин. Әни фермада сыерлар саву белән беррәттән, почтада да эшләде. Тәб.Чаллы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач әнигә булышыйм дип, гәҗит-журналлар тарата башладым. Күңел биреп йөргәнмендер инде, почта начальнигы Хөснулла абый Яруллин, хат ташучы булып эшләргә тәкъдим итте. Менә шулай 1976 елдан бирле шушы хезмәтемдә мин, – ди Резидә ханым сикәлтәле тормыш юлы белән таныштырып.
Һәр көнне җәяү Котлы Бөкәшкә төшеп гәҗит-журналлар алып менү һәм аны өй саен таратып йөрүнең авырлыгын хат ташучылар үзләре генә белә торгандыр. Әмма никадәр генә сөйләшеп утырсак та мин аның авызыннан зарлану сүзләре ишетмәдем. 50 елга якын тиешле ялын да алмыйча эшләгән Резидә Хәсән кызына бары сокланып кына була иде. Хөкүмәт тә нәтиҗәле хезмәтенә тиешле бәя биргән: 2017 елда Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры имзалаган Рәхмәт хаты шуны дәлилли. 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан мәртәбәле Рәхмәт хаты алса, 2021 елда Казан мэры намуслы хезмәте өчен шундый ук бүләкне тапшыра аңа.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары"  газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса