Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Резедә Җәләлова - халкыбызның энҗесе, йөзек кашы

Җылы карашлары, сөйкемлелекләре белән үзенә тартып торучы кешеләр була.

Алар янәшәсендә үзеңне бәхетле итеп тоясың. Чөнки алардан һәрчак яктылык нуры сибелә. Балык Бистәсендә яшәүче Резеда Җәләлова әнә шундый кешеләрнең берсе.

2010 ел... Иртән район башлыгы кабинетында телефон шалтырый. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев «Җырлыйк әле» музыкаль телепрограммасында Резедә башкаруында «Ромашкалар» җырын тыңлавын һәм аңа соклануын белдерә.

Менә 11 ел инде Җәләловлар өе түрендә Минтимер Шәймиев бүләге - картина эленеп тора.

Әйе, Резедә - халкыбызның энҗесе, йөзек кашы. Балыкбистәлеләр һәм республика халкы аның башкаруындагы җырларны яратып тыңлый. Җырга булган мәхәббәт аны гомер буе озата бара.

Кече яшьтән үк сәнгатькә тартыла Резедә. 1976 елда Татарстан телевидениесендәге «Әллүки-бәллүки» тапшыруына килүе бүгенгедәй хәтерендә аның. Ул көнне Резедә, үзеннән берничә яшькә зуррак авылдашы Марсель белән кулга-кул тотынышып телестудияне әйләнеп чыга. Кызны югалтмас өчен ныгытып җитәкләгән Марсель өчен дә җитди адымнарның берсе була бу. Балачак дуслыгы олы, ихлас мәхәббәткә әверелә. Шул көннән башлап Марсель аны гомер буе яратып яши. Талантлы әти-әниләрнең музыкаль сәләткә ия булган кызлары Эльгина һәм Алинә дөньяга килә. Алар әти-әниләре юлыннан китәләр. Мәктәп яшеннән үк кызларның гармонияле тавышы район һәм республика сәхнәләрендә яңгырый. Кызлар еш кына пианинода ике кулга уйныйлар, ә әтиләре аларга аккордеонда кушыла. Алар пианистлар һәм вокалчыларның төрле музыкаль конкурсларында җиңү яулыйлар. Бу куандыра билгеле. Кечесе Алинә «Лето» кавер-төркемендә баш вокалист булып уңышлы чыгыш ясый. Ул Россиянең күп кенә шәһәрләрендә үз музыкаль композицияләре белән кешеләрне сөендерә. Эльгина исә әти-әниләрнең педагогик эшен дәвам итеп, балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияли.

Балалар үсеп җиткән, һөнәр алганнар, тормышта үз урынын тапкан. Рамазан исемле оныклары исә тормышларының якты бер яме. Резедә аңа мәхәббәт бүләк итә, анда гаилә кыйммәтләрен тәрбияләргә тырыша.

Резедә сәләтен күреп, аны үстерү мөмкинлеге биргән укытучыларына рәхмәтле. Нәкъ менә остазы Сания Сабирҗан кызының тәкъдиме белән ул гуманлы, игелекле һөнәр - укытучы һөнәрен сайлый.

Казандагы студент еллары тиз үтеп китә. Алар киеренке уку белән генә түгел, дуслык, күңел ачу белән дә истә кала. Гитарада вокал уйнап, ул бик күп җырлады.

1989 елда туган авылы Күгәрчен мәктәбенә кайта. Педагогик эшчәнлегенең беренче елларында ук ул «Ел укытучысы» район конкурсында югары профессиональлек күрсәтә. Аның тырыш хезмәтен районда күреп алалар һәм район мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар. Биредә эшләгән дистәләрчә еллар дәвамында Резедә Рияз кызы үзен оста җитәкче буларак таныта. Ул безнең район мәгариф оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре белән методик эшнең уңышлы системасын төзи алды. Аның мәгариф өлкәсендә компетентлыгын хәзерге шартларда педагогик җәмәгатьчелек тә, Балык Бистәсе районы башкарма комитеты да, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты вәкилләре дә ассызыклый.

Резеда Рияз кызы нинди генә өлкәдә: мәгариф системасында, мәдәният бүлегендә, социаль яклау бүлегендә эшләмәсен - һәр җирдә дә оста профессиональлек өлгеләрен күрсәтә. Нәтиҗәле хезмәтләре югары бәяләнә. Аңа район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырыла.

Резедә Җәләлованың төрле өлкәләрдәге эшчәнлек проекты Татарстан Республикасы дәрәҗәсендәге грантка лаек булды. Аның янәшәсендә булган кешеләр комфорт, уртак эшчәнлектән канәгатьлек хис итә. Олы йөрәкле, якты күңеле өчен алар аңа рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса