Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районның үзәк Сабантуенда 6 июнь көнне мотоциклларда узышу тамашасы булачак

    Бәйрәм тантанасы сәгать 10.00 дә районыбыз хезмәт алдынгылары, иң яхшы спортчылары, үзешчән сәнгать осталары парады белән башланып китә.

    Театральләштерелгән тамашадан соң, балыкбистәлеләрне, кунакларны район башлыгы Илһам Валеев сәламли. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы була.
    11.00 сәгатьтә ат чабышына старт бирелә. 11.30 сәгатьтә көрәш бәйгесе башланып китә.
    Концерт программасы ике сәхнәдә алып барыла. Аларда артистлар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Теләге булганнар җыр, бию конкурсларында, бик күп төрле спорт уеннарында үзләрен сыный алалар.
    Быелгы Сабантуйда мотоциклларда узышуны да тамаша кылып булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: