Күгәрчен мәктәбе укучылары табигатьттә кунакта булып кайттылар
Укулар башлануга мәктәп аеруча җанлана. Җәйләрен ял иткән уку бүлмәләре, заллар балаларның күңелле авазларына күмелә. Мәктәп еллары белем алу белән бергә мавыктыргыч чаралар үткәрелүе белән дә истә кала шул.
Әнә шундый матур чараларның берсе күптән түгел табигать кочагында узды.
Сентябрь аеның искиткеч кояшлы бер көне иде. Укучыларга экскурсиягә чыгабыз, дип игълан итүгә, һәммәсенең дә кәефе күтәрелде. Шулай булмый ни, көзнең алтын-сары төскә кергән бу көннәрен табигатьтә генә ачык күрәсең ич! Әнә шундый күтәренке күңел халәтендә, мәктәбебез укучылар белән барыбыз бергә җыенып, авылдан читкә — табигатькә чыктык. Көз – чын рәссам! Шулай булмаса, бу кадәр искиткеч матур буяуларны агач яфракларына сибә алыр идемени! Беренче кат күргәндәй, сокланулы карашыбызны әле берсеннән, әле икенчесенә күчердек, пәрәвезләр очырткан “Әбиләр чуагы” безне тәмам үзенә әсир итте.
Чараның билгеләнгән үз планнары да бар иде. Бу көнне тантаналы төстә 7 нче сыйныф укучылары “Яшь армиячеләр” сафына кабул ителделәр. Аларның йөзендә җитдилек, горурлык хисләре чагылды. Ватаныбызга тугры калырга, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә, дигән антлары аларның үзара дуслыгын тагын да ныгытыр, илебезнең чын патриотлары итәр. Без шуңа ышанабыз.
Төрле спорт уеннары, гер күтәрү ярышлары, күңелле стартлар белән чарабыз дәвам итте. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә мондый чараларда иң мөһиме, дуслыкның өстенлек итүе иде. Шул арада тирә-юньгә хуш исен бөркеп учакта бәрәңгеләр пеште, кайнар чәй, тәм-томнар белән табыннар корылды. Укучыларның йөзләрендәге шатлык тирә-юньгә нур булып сибелде. Кояшлы көзге табигать безне әнә шул матурлыгы белән каршы алды һәм алтынсу яфраклары белән безне озатып калды. Рәхмәт сиңа көз, киләсе елга кадәр, дип саубуллаштык без аның белән.
Гөлнур Гыйниятуллина,
Күгәрчен мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа