Рәзилә Мөхәммәтрәхимова: «Рәхмәт сиңа, җәйге ялым!»
И-ии, вакыт дигәннәре! Зарыгып көтеп алынган ялларымның да беренче атнасы үткән икән бит инде. Эштә дә көннәр болай тиз үтми иде, югыйсә. Әле генә иртәнге сәгать 4 тә күзеңне ачасың, озакламый кич булып, кояш баер вакыт та җитә.
Шушы бер атна ял эчендә ниләр генә эшләнмәде?! Капка төбенә чыгып симәнке чиртләтеп тә булмады хәтта. Беренче көн өй җыештырып, тузан сөртеп үтсә, икенче көне көтү белән башланды. 5 көн буе әче таңнан, атлыйсы килмәгән аякларны эшкә җигеп көтү көтәргә, каршы алырга туры килде. Улым белән 5 км. ераклыктагы араны үтеп, 100 дән артык терлекне куып, «электропастух»ка ябабыз. Төшке аш вакытында барлыйбыз, кич белән тагын каршы алырга барабыз. Авыл халкы алдында зур җаваплылык бит әле ул көтү дигән нәрсә! Сиңа ышанып сыерын, танасын тапшыра ул. Кайткач, «бүген күпме сөт бирер икән» дип каршы ала. Сөтне әз бирсә, көтүчесен гаепләве дә бик ихтимал, Аллам сакласын. Отпускам булмаса, ничекләр хәл итеп бетергән булыр идем әле бу көтү чиратын. Тормыш иптәшем дә минем ялга туры килгәнен белгәч, шатлыгы эченә сыймады, билләһи. Мин булганда, ул кумый бит аны.
Аның өстенә җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы чисталык көтә. Аны атна дәвамында утап, бүген төгәлләдем. Ул эт эчәгесенең күплеге… хәйран калып, һушың китәрлек! Фәния апай белән мин генә беләм. Ахыргы көнне күршем, кызганып, «җиңәсең икә-ә-ән» дип яныма чыкты. Баш калкытмый утаганны ул гына да, бер Аллаһ Тәгалә белә. Аның бакчасы чиста булганда, минеке генә чүпле, пычрак булырга тиешмени?!
Шушы ялларым булмаса, ничек өлгергән булыр идем әле мин?! Кайткан кунакларга да эт эчәгесе баскан бакчаны күрсәтә алмыйм бит. Күчтәнәч итеп, яңа бәрәңге биргәндә эт эчәгесе күреп алса, «ялкау килен» исем-мөһерен алачагыңны көт тә тор!
Әле карлыганнары, кура җиләкләре пешкән вакыт бит. Ул кура җиләге вареньесын бигрәкләр дә яратам инде мин. Аның өчен 4 км. ераклыкта урнашкан Носово авылына барырга кирәк. Әлеге авыл күптән юкка чыккан инде. Әмма җиләк урынын белгән кешегә җыярга була. Анысыннан да читтә калмадым. Тормыш иптәшем белән кычыткан ерып булса да җиләкләрен җыеп өлгердек. Сатып ала башласаң да килограммы 300 сум бит әле аның. Булган нигъмәттән баш тартырга ярамый. Җәйнең бер көне ел туйдыра дип, рәхәтләнеп җыйдык. Карлыганнарны да җыеп желе ясап куйдым. Табынга кыш көне тәмле вареньең чыгып утырса, кем яратмас.
...Эшләгән кешегә эш җитәрлек бездә. Иртәгә бакчамда суганнар көтә, тозларга кыярлар да өлгерде. Эшләп ашаган ризыгың тагын да тәмле тоела диләрме әле?!
Менә шулай җәйге ялымның һәр көненә рәхмәтле булып яшәп ятыш. Без эштән курка торган халык түгел. Саулык кына булсын!
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа