Равил Әхмәтвәлиев: «Үз хезмәтеңнән тәм табып яшәгәндә генә ул сиңа куаныч китерә»
Үз хезмәтеңнән тәм табып яшәгәндә генә ул сиңа куаныч һәм сөенеч китерә.
Әле шушы көннәрдә генә районыбызның Биектау авылында булганда без бу сүзләрне биредә 30 ел инде авыл мәдәният йорты директоры булып эшләүче Равил Әхмәтвәлиевтән ишеткән идек.
Бүгенгесе көнне ул үзенең туган авылында милли проект кысаларында заманча итеп эшләнгән олы, иркен мәдәният йортында хезмәт куюына сөенеп туялмый. Чыннан да хәзерге тормышыбызддан һич кенә дә зарланырлык түгел. Үз гомерендә инде күпне күрергә өлгергән, Әфган җирендә ике елга якын йөреп, ут эченнән исән-имин кайткан егет сүзен бервакытта да уйламыйча гына әйтми. Аның фикеренчә, җиңел генә табылган малның бәрәкәте дә, рәхәте дә юк һәм булмаячак та. Үз гомерендә боларга үзе дә күп мәртәбәләр инанган инде ул. Бүгенге яшәешебез, авыл халкының тормыш итү рәвеше хакында бу егет белән әнә шулай шактый вакыт гапләшеп утырдык. Ни дисәң дә, ишле гаиләдә тормышның ачысын-төчесен татып үскәнлектән аның һәр нәрсәгә үз бәяләмәсе һәм төпле фикерләре бар.
Әтисе Минневәли абзый белән әнисе Рәҗәпбикә апа тормышта төшеп калганнардан булмаган. Әтиләре гомере буена диярлек иң элек урманчылыкта, аннары ферма мөдире кебек җаваплы эшләр башкарган. Балаларына да аларның менә дигән хезмәт тәрбиясе бирә алуларына чын-чынлап сокланырлык. Югыйсә, кайбер ата-аналар төсле, алар да балаларына боттан балчык ерып, тизәк эчендә йөрмәгез, шәһәргә китү ягын карагыз, дип үз юнәлешләрен бирә алган булырлар иде. Ләкин өлкәннәр балаларын җиңел кәсепкә өйрәтмәгәннәр. Барысының да гаиләдә кече яшьтән үз вазыйфалары булган. Алты малай йорт-җирне тәртиптә тоту, сарайда маллар карап җәй айларында аларга азык хәстәрләү мәшәкатьләрен үз өсләренә алсалар, өч кыз көне буена диярлек өй эшләреннән бушамаган. Әле шуның өстенә аларга куяннар карау, су ташу, керләр юу кебек эшләре өстәлгән. Һәркайсы үзенә йөкләнгәнне күңелгә охшарлык итеп башкарганлыктан әти-әниләре дә аларның сорау-үтенечләрен кире какмаганнар.
Равил кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үскәнлектән башлангыч сыйныфларда укыганда аның күңеле гармунчылар янына тартыла. Авылда гармун тавышлары ишетелгән якларга күңеле ашкынып торган аның. Шуңа өченче-дүртенче сыйныфларда укыганда ул оялып кына әтисенә гармунда уйнарга теләге булуын белдерә. Әти-әнисе улының бу уена каршы төшми, шәһәрдән 42 сумга гармун алып кайтып бирәләр үзенә. Шулай итеп ул абыйсы белән ярышып уйнарга өйрәнә. Кечкенәдән үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнаша башлый. Хәрби хезмәттән кайткач егет Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап туган авылында төпләнә. Авылда тәрбияле һәм тәртипле гаиләдә үскән Нурфидә белән гаилә корып җибәрәләр. Әлбәттә инде, хуҗалык җитәкчеләре дә белемле, җитди һәм эш сөючән егеткә берсеннән-берсе җаваплы вазыйфаларны йөкләп кенә торалар. Шулай итеп аңа идарәче, механик, авыл советы рәисе дә булырга туры килә. Нинди генә эшкә керешмәсен, ул аны җиренә җиткереп, зур төгәллек, гаделлек белән һәм һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп башкарырга тырыша.
Әлеге гаиләдә булганда тагын бер нәрсәгә нык игьтибар иттем. Равил белән аның тормыш иптәше Нурфидә бер-берсен аңлап, хөрмәтләп, тыйнак кына гомер итәләр, үз сүзләре белән әйткәндә, кеше көлдермәскә тырышалар. Тик ни кызганыч, әле бүгенге җәмгыятебездә моның киресе аеруча еш кабатланып тора, нәтиҗәдә бер дигән матур гаиләләр таркала. Шуңа аларның бер-берсе белән якын туганнар төсле пар килүләре күпләрне сокландырырлык. Инде 37 ел бер-берсен күз карашларыннан аңлап авылда күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Гаиләләрендә ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Радик әтисе хезмәтен үз иткән, ул авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Гаиләсе бар, ике кыз үстерәләр. Күптән түгел генә авылларында үз йорт- җирләрен җиткереп кергәннәр. Икенче уллары Рәдиф югары уку йортында белем ала. Ул да әтисе, абыйсы кебек авылына кайтырга исәп итә. Менә шулай бер-берең белән дус-тату яшәгәндә тормыш итүе дә күпкә җиңелрәк. Авылда яшәгәч алар да бик күпләр кебек абзар тутырып терлек асрыйлар. Бүгенгесе көнне Равилның дүрт сыеры бар. Сыер саву, каймак, катык, кефир, сыр ясауны хуҗабикә Нурфидә бик яратып башкара. Үзләреннән артып калган сөтне алар хәзерләүчеләргә тапшыралар. Абзарларында малларның гомуми баш саны инде дистәдән артып киткән. Гаилә башлыгы сүзләре белән әйткәндә, абзарда бер сыер тоттың ни яисә бишне - барыбер вакыт шулай ук үтә. Аннары маллар белән яшәеше дә күңеллерәк аның. Күп нәрсәне ул шәхси тракторы белән башкара. Берничә ел элек ул аны банктан кредит акчасына алып кайткан. Ә тракторга күтәртү (КУН) җайланмасын узган ел Яр Чаллы шәһәреннән алып кайтып урнаштырган. Бүгенгесе көнне кредит түләүләре капланып бетмәсә дә директор артык борчылмый, Аллаһ сәләмәтлек бирсен, тигезлектән аермасын, дөньялар тыныч-имин булсын, дигән теләктә яшиләр Әхмәтвәлиевләр гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа