Рәсимә Гарифуллина: «Балтач халкына һәрчак рәхмәтле мин»
Юлсубино авылында яшәүче Җамалия апа Кәримуллина бәләкәй Рәсимә башкарган шигырьләрне тыңлаучыларның беренчесе
Быел яз аенда Балтач – Юлсубино авылында зурлап иҗат кичәмне уздырдылар. Аны оештыруда Юлсубино авыл җирлеге һәм мәктәп дирекциясе, укытучылар, укучылар коллективы, район мәдәният бүлеге, “Өмет” халык фольклор ансамбле, район китапханәләр челтәре, авылның мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйдылар. Клубны тутырып килгән авыл халкы бәйрәмгә үзенчәлекле рух өстәде. Аларга булган чиксез рәхмәтем һәм хөрмәтем йөрәгемдә сакланыр.
Кичә барышында уйларым белән әллә ничә кат үземнең сабый чагыма кайтып килдем. Сәхнәгә туганнарым Фәнис белән Гүзәлия Нәҗмиевләр, күрше кызы, дустым Сания Сәгыйрова күтәрелгәч, үзем белән бергә уйнап йөргән нәни дусларымны берәм-берәм хәтеремнән үткәрдем. Хәтта безнең каршыда гына яшәүче Барый абыйның зур ДТ тракторының тавышын да сагынып куйдым. Бөтен урамны уятып иртән эшкә китәр, кичкырын өйләре янына кайтып туктар иде.
И, син, сабый чак! Ниләр генә яшерелмәгән синең хәтер сандыгыңа...
Очрашуга минем балачак тормышымның якты бер хатирәсе булып күңел түрендә яшәгән Җамалия апаның да килүе үзе зур бүләк булды.
Бер дә онытмыйм – Түбән очтагы хәзерге мәчет, ул вакытта мәктәп иде. Мин еш кына Саймә апама ияреп мәктәпкә барам. Алар анда Зәйнәп әби (Саниянең әбисе булгач, мин дә әби, дия идем), Җамалия, Рауза апалар бергәләп кич утыралар, шәл бәйлиләр, чигү чигәләр. Кич белән алар янында кунарга да калгалыйм. Мине гел җырлаталар, “Әпипә”не көйләп биетәләр, әкиятләр сөйләтәләр. Көндезләрен алар эш урыннарына тарала, миңа күңелсез булып кала.Укырга килгән балаларга кызыгып карап торам. Минем дә алар төсле укыйсым килә. Саймә апа белән Җамалия апа: “Яшең җитми, бераз үс әле!”- диләр. Кайбер көннәрдә, алардан качып кына башлангычта укытучы җиңгәм Әминә Дәүлиева сыйныфына кереп утырам. Парталарда урын юк, тупсага чүмәшәм. Әминә апа орышмый, елмеп кына куя.
Хәтерлим: Хәсәнә әбием көйләп “Йосыф-Зөләйха”ны укый иде. Мин аның янәшәсенә басып, бармакларының китап өстеннән йөгерүен күзәтәм. Андагы хәрефләр шул тиклем серле тоелалар, әйтерсең лә, китапта язылган сүзләр үзләреннән-үзләре моңга әверелә.
Бигрәк серле икән бу уку дигәннәре. Хәрефләре бер дә әбием китабындагына охшамаган. Монда бөтенләй икенче төрле укыталар. Мин бу хикмәтнең серенә төшенәсем килеп, Саймә апага сораулар бирәм. Ул: “Тагын дәрескә кереп утырдыңмы? Кара аны, укытучыга комачаулап йөрисе булма!” – дип кисәтеп куя. Җамалия апа: “Әйдә, “Су анасы”н сөйлә әле безгә!” – дип, сүзне икенче якка борып җибәрә. Иҗат кичәсендә чыгыш ясаганда минем белән булган шактый кызык хәлләрне искә алды ул.
– “Су анасы”н шулкадәр ихлас сөйлисең, телең телгә дә йокмый. Су анасы булып син тәрәзәгә шакый башлагач кына, Саймә апа: “Кара әле Җамалия, тәрәзәне вата бит бу, төшер тизрәк тәрәзә төбеннән”, – дип мине кисәтә. Шул арада тәрәзә төбеннән үзең сикереп төшәсең.
Мин: “Кайсыбызны күбрәк яратасың, Саймә апанымы, минеме?” – дип, шаяртырга яратам. “Сине каты яратам”, – дип кочагыма керәсең. Синең әкиятче икәнне бөтен мәктәп белә. Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы төбендәге урындыкка бастырабыз да шигырь сөйләтәбез. Ничә сөйләсәң дә кабатламыйсың, гел яңаны уйлап табасың. “Үскәч кем буласың?– дигәч: – Журналист”, – дисең.
Автор Рәсимә Гарифуллина.
Дәвамын " Авыл офыклары" газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа