Рафил Сираев: " Район җитәкчелеге ярдәме зур булды"
Әле дә булса хәтерендә. “Сельхозхимия” оешмасында механик булып эшләгән чагы.
Стажлы шофер Габделбәр абыйсы белән элеккеге Брежнев (Хәзерге Яр Чаллы) шәһәренә запас частьлар артыннан чыгып киттеләр. Өч тәүлек тупладылар “запасны”. Котлы Бөкәш чатына кадәр проблемасыз гына үтелгән юл, безнең якка борылгач гүр газабына әйләнде дә куйды. Яңгырдан соң дүрт сәгать үтелгән юллары километрга да тулмады. Юлга аркылы килгән машинаны „ДТ“ тракторы белән кергән уңайга борып куйгач, кирегә дә шул вакыт арасы хәрәкәтләнделәр. Шумково чатлыгы да шундый ук газапларга салды аларны. Тәүлек кичкә авышканда Казанга юл тоттылар. Әйләнечтән юл яхшы әйтеме үз ролен уйнады булса кирәк: исән-имин иртә таңда кайтып төштеләр. Эх, эх, шушы юллар? Ерак юлларга кузгалганда аның күңелен әлеге моң-зарлы сорау еш битәрли иде.
Көннәрдән беркөнне язмыш Рафилнең үзен юллар төзелеше белән ныгытып бәйләп куймасынмы? Куәтле “Сельхозхимия”дән соң коры утрауга килеп төшкән ятим җитәкчедәй хис итеп куйды берара. Ботинка белән оешма территориясенә керә алмаган беренче көннәрен хәтерли әле дә. Тик, ул вакытта район җитәкчелегендә хакимлек иткән Хатыйп Газизов һәм Бәйрамхан Фатыйхов үз канатлары астына алдылар яшь җитәкчене. Кыска гына вакыт эчендә оешма 25 берәмлек яңа техника белән тулылана. Чиләбе өлкәсеннән ике асфальт заводы кайтарыла. Котлы Бөкәшкә чыгар юлда гаражлары, ягулык станцияләре белән яңа база барлыкка килә. Экологлар таләпләргә туры килми дип битәрләгән иске завод Кама ярыннан бирегә күчерелә. Эшчеләр саны ике тапкырга арта. Эш шартлары нык үзгәрә, юлчыларның җитештерүчәнлеге өч-дүрт тапкырга үсә төшә. Ул вакытта асфальт юл бары тик ике юнәлештә - Казан- Балык Бистәсе (26 километр) һәм дә Дон-Урайга кадәр генә була.
- Район җитәкчелеге ярдәме зур булды. Беренчеләр, аеруча Бәйрамхан Фатыйхович, үзләре кураторлык иттеләр. 1995 елның көзенә бер катлам асфальт түшәп Котлы Бөкәшкә барып җиттек. Инде тагын бер елдан икенче катламын да җәйдек. Чаллы юлыннан якташыбыз Камил Нуретдинов (“Каздорстрой”) башлангычында салынган асфальт юл белән тоташтык. Кызу темплар белән барды юл төзелеше. 17 күпер генә төзелеп файдалануга тапшырылды,- ди Рафил Сираев үткәннәренә кайтып.
Яшь буын хәтерләмидер дә. Ә безнең чор кешеләре онытамы соң ул Олы Көлдән Күгәрченгә чаклы җелегеңне суырган сазлыклы юллар арасын?Автобусы да Олы Көлгә кадәр генә йөри иде, хәтта. Аннан „ДТ“ лар гына уза. Бик азапланып олы йөк машиналары узыштыргалый. Көзен-язын тракторлар йөзеп кенә чыга торган чаклар булды. Нишләргә белмәгән җитәкчелек аны Саратов өлкәсенә, Әтнәгә (авт. ул елларда шулай ук шушы проблема өстендә уңышлы эшләгән район!) тәҗрибә артыннан җибәрә. Оешмага куәтле „ЧТЗ“ (халык телендә ”Чуашпиллер”) сатып алына. Шуның ярдәмендә ничә километр арада дамба күтәртелә, юл чите буйлап канаулар казыла, дренажлар ясала. Аллаһ рәхмәте, Олы Көл тирәсендәге сулы , Күгәрчен янәшәсендәге торфлы сазлыкларның серле, җенле көч-куәте “иярләнә”. Күгәрчен баткаклыгында 1200 метр арага 25 мең тонна ком гына ташып салына ул вакытта. Үз көчләре генә җитмәгәч Түбән Камадан “Татра” экскаваторы да кайтарырга туры килә. Еллар белән Шумково янәшәсендәге зигзаглы-дугалы юллар да турайтып салына, асфальтлана. Менә шундый хезмәтле еллар, йокысыз тәүлекләр белән барлыкка килгән юллар бу җәмәгать! Хәзер бу урыннардан җырлап, яшен тизлегендә җилдерәбез! Рәхмәтле гамәлләр аз кылынмаган!
Рәхмәтле дигәннән, күгәрченлеләр авылдаш егетне авыл уртасындагы күпер өчен дә догадан калдырмыйлардыр. Ничә еллар тилмергән, яз җиттеме ташу авылны икегә бүлгән елганы да йөгәнләргә җөрьәт иткән җитәкчеләрнең берсе ул. Әлеге дә баягы, район җитәкчелегенең хәер- фатыйхасында планнан тыш кына төзергә алына бу күперне. Тиз арада сафка да бастырыла. Инде ничә дистә еллар авыл халкына” тугрылыклы” хезмәт итә әлеге күпер.
Хезмәт юлында төрле оешмаларны ( “РУЭС”, район юл идарәсе, МУП, “Брайн”, шәхси эшмәкәр дә булып алды) җитәкләде Рафил Сираев. Үҗәтлеге, карышлыгы, үз сүзлелеге аркасында җитәкчелеккә ошамыйча вазыйфаларыннан киткән чаклары да булды, сайлауларда үз позициясе өчен “сәяси корбан” буларак та эшеннән азат иттеләр аны. Тик шунысы мәртәбәле, түрәләр алышынган саен аны бик еш җитәкче итеп күрә килделәр, яңа вазыйфаларга чакырып кына тордылар. Юл оешмаларына кабаттан җитәкче булып кайткан чагы да булды. Икенче кабаттан кайтуында да яңа төзелешләр белән ныгытып мавыкты ул. Шул чорда төзелгән гараж- заправкалар әле дә булса юлчыларга хезмәт итәләр. Битум запасы туплау өчен 1000 тонна сыешлы ике сыешлыкның куелуы күп кенә коллегалары өчен зур отышлы яңалык булганлыгы мәгьлүм.
Эшләгән елларындагы матур эзләре- ул җитәкчелек иткән оешмаларның дәрәҗәле уңышлары, район тарихы сәхифәләренә теркәлер яңалыклар, юылмас саннар, хезмәт иткән һәм әле дә сафта булган объектлар аның биографиясен бизәп торалар дияр идем. РУЭС та эшләгән вакытында район буенча 300 километрда элемтә кабеле җир астыннан салынды, заманча АТС лар сафка басты, шул нигездә код белән шәһәрара элемтә барлыкка килде. Районда беренчеләрдән булып оптико- волокнистый кабель белән эшли башлау да аның чорына туры килә. Станциядән абонентларга җир асты элемтәсе булдыруны беренчеләрдән булып тормышка ашыручы оешма буларак та данланды аның җитәкчелегендәге элемтәчеләр. Алар тәҗрибәсен уртаклашырга килгән коллегалары алдына министрның Рафил Сираевны мактаганын әле дә хәтерлим булса кирәк.
“МУП”ны җитәкләүнең беренче елында ук 8 котельныйда җылылык казаннары яңа заманчаларына алыштырыла. Шактый еллар җылылыкка тилмергән үзәк хастаханәнең проблемалы мәсьәләсе уңай чишелеш таба.Өч километрда җылылык торбалары алыштырыла. 10 берәмлек яңа техника кайтарыла.
Хәзерге вакытта Рафил Сираев Полянка авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында. Җирлектә 285 хуҗалык бар, аларда 825 кеше яши. Бүгенге көндә җирлек башлыкларының эшләре аз димәс идем, бурычлары кай кыйблага карасаң да искәртеп кенә торалар: су, чүп, юл, үзарасалым, янгын куркынычсызлыгы, тавыш-гаугасы, шатлык- сөенече,кыскасы, бары да аларныкы. Өстәвенә, бәхетедерме анысы, шактый беренчеләр аның җирлегендә яши, хезмәт куя. Көндәлек эшләре, гамәлләре энә күзеннән үтеп торгандай барланып торалар, анализланалар, хупланалар, тәнкыйтьләнәләр. Күз тимәсен, авыл җирлеге соңгы елларда күп кенә күрсәткечләр буенча макталып килә.
Күз тимәсен дигәндәй, тормышына да сокланырлык. Гаилә кояшы Нурисәсе белән матур гына пар гомер кичереп, ул белән кыз үстереп, уртак телдә, изге максатларда көн күрәләр.
-“Сельхозхимия“дә эшләгәндә үз көчем белән торгызган йортта яшибез. Нигезебез тыныч, ирешкәннәребез бәрәкәтле, куанычлы булды, шөкер. Буш вакытларым булганда кара көзгәчә су керәм, кышын чаңгыда йөрим. Ә Нурисә чын бакчачы инде ул, табигать баласы. Әнием исән-сау, аңа бик шатланам. Кышкы вакытта үзебезгә алып киләбез. Инде калган гомеребезне дә шушында матур гына, тигезлектә- иминлектә, балалар, оныклар бәхетен тоеп яшәргә язса иде,- ди Рафил Сираев.
Ә безгә “Амин!” диясе генә кала. Үзең салган юллардан озак җилдерергә язсын! Әле синең бит барысы да алда, Рафил Абзалович.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа