Рәҗәп Сафин : «Булат ел әйләнәсе производствода мактаулылар рәтендә»
Гадәттә, авыл җирендә туып үскән малайларның һәркайсы кечкенәдән техника тирәсендә чуалырга ярата.
Югары Тегермәнлек авылына барып чыккач җитәкчеләр хуҗалык алдынгысы Булат Хановны уңай яктан мактап телгә алалар. Әле менә күптән түгел генә, дөресрәге, районыбызда урып-җыю эшләренең башланып килгән бер вакытында техника утарында баш инженер Рәҗәп Сафин белән очрашкач та ул безне әлеге механизатор белән якыннан таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Булат ел әйләнәсе производствода мактаулылар рәтендә.
-Ул хуҗалыкта язын-кышын тракторда хезмәт куя, аның кебек күп җир эшкәртеп, чәчүчеләр бездә генә түгел, районда да бармак белән генә санарлыктыр мөгаен,- дип баш белгеч безгә аның моңарчы 15 елга якын Т-150 тракторында эшләве хакында бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар бирде. Хуҗалыкка чит илдә эшләнгән яңа “Бюлер” тракторы кайткач, мондый кыйммәтле техниканы әлбәттә инде иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган Булат Хановка тапшырырга булалар. Ул үзенең пөхтәлеге һәм сакчыллыгы белән дә башкалардан нык аерылып тора. Әнә шуңа нинди генә катлаулы операцияләрне ышанып тапшырсаң да югалып калмый, үзенә йөкләнгәнне яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыга. Бу елның язында да иң беренчеләрдән булып көздән чәчелгән игеннәрне тукландырган ул. Аннары туфрак эшкәртү, чәчүдә актив катнашкан. Баш белгеч сүзләре белән әйтсәк, урып-җыю эшләрендә дә әлегә аңа тиңнәр бик сирәк. Үз комбайнын барыннан да алданрак төзекләндереп, быелгы уракка беренчеләрдән булып керешкән, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Хикмәт эшне беренче булып башлауда түгел, аны яхшы сыйфатлы һәм югары күрсәткечләр белән тәмамлап чыгуда да бит әле. Ә менә хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, бу яктан тегермәнлеклеләр сынатмаслар дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа