Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Пенсионерлар Спартакиадасында

Казанда «Олимп» спорт комплексында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Өченче яшь» республика пенсионерлар Спартакиадасы узды.


Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы социаль фонды, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, «Россия Пенсионерлар берлеге» җәмгыятенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Николаевна Мишина сәламләде. 
- Сезне сәламләүгә шатмын, ярышларда катнашучылар! Сез инде Спартакиаданың район этабында җиңүчеләр, сезгә уңышлы чыгышлар телим! - диде ул.
Безнең сәфәрне Балык Бистәсе районы социаль фондының клиентлар хезмәте башлыгы Минзия Вәлиева, җирле бүлек рәисе Рәкыя Җамалетдинова, район ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Спортчылар командасы район спартакиадаларында күп тапкырлар җиңүче пенсионерлардан торды, күпләр инде алдагы елларда да Казанда безнең район данын яклаган иде. Барысының да күңеле шат,  актив.
 Ярышлар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату һәм дартс кебек биш спорт төре буенча узды. Башта стадионда гомуми эстафета уздырылды, анда сигез кешедән торган командалар катнашты. Һәр спортчы үзенең спорт осталыгын исбатлады. Аннары аерым төрләр буенча ярышу өчен спорт залларына, бассейнга һәм йөгерү юлларына таралдык. 
Юрий Егоров йөзү буенча 3 нче урынны яулады, Диплом һәм бронза медаль белән бүләкләнде, Вакыйф Фатыйхов дартс буенча 7 нче, Светлана Кутлина пуля белән атуда 13 нче урынны яулады. Йөзү буенча Флера Нәгыймова, спорт йөгерешендә Сергей Татаринов һәм Гүзәл Сафина,  дартста Сөембикә Шәфыйкова, өстәл теннисында Николай Смолин яхшы чыгыш ясадылар. 

Светлана Кутлина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев