Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Пар канатта туган шатлыклар

     Чыршылы Елга авылының гүзәл табигате, халкы турында тәүге язуыбыз түгел. Күккә ашкан төз наратлар, тыйнак чыршыларны күреп кем генә сокланмас икән?! Тукайның әкияти урманнары, әйтерсең лә Кырлай ягыннан түгел, биредән күчерелгән: “Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби, Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби”...

     Хыялый күңелне йөгәнләп язмам геройлары Зиннур, Земфира Фәйзуллиннарның капка келәсенә үреләм. Чү! Мине көткәннәр дисәң, алдан хәбәр бирелмәде–бакча ягыннан каршыма атлаган хуҗа кеше күптәнге танышы кебек мине өйгә әйдүкләде. Туган якның матурлыгы мондагы халыкның җанына да күчкән ахыры–хуҗабикә Земфираның көләч йөзе, сөйкемле карашы ике арага дустанә күпер салып та куйды. Сүзгә сүз ялганды, хатирәләргә бирелеп үткәннәргә кайттык, киләчәкне күзалладык.

    – Гомер буе шушында яшәдек без, читкә китү уе күңелебезгә дә кереп чыкмады. Кая барсаң да хезмәтсез булмый инде ул. Күңел биреп эшләсәң үзең өчен дә тыныч, башкалар алдында да йөз аклыгы белән яшисең, –ди Зиннур.

    Риядан сөйләми. Үтелгән елларына борылсаң да, хәзергесенә күз салсаң да әнә шул йөз аклыгы дигән сүзнең хаклыгына инанасың. Заманында балта остасы буларак танылган Зәйнулла абзый улы шул ул Зиннур! Әтисе исә урманчылыкта эшләүдән тыш бизәкле кәрнизләре белән бик күпләрнең йорт тәрәзәләренә матурлык та иңдергән.

    – Гаиләдә җиде бала үстек. Шөкер, барыбыз да исән-саулар. Дүртебез шушы авылда төпләнеп калды. Нинди генә эшкә керешсәк тә иң әүвәл әти-әни белән киңәшләшә идек, аларның фатыйхасын алып яшәдек. Бәлкем шуңа да киләчәгебезне Аллаһы Тәгалә уң иткәндер,–ди Зиннур.

    “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, ди халык мәкале. Кечкенәдән эш сөючәнлекне алган тәрбия буыннан-буынга күчкән. Лубян көллиятен тәмамлаган Зиннур Фәйзуллин да Кама урманчылыгына эшкә кайта. Бер үк вакытта читтән торып Йошкар-Оладагы Идел буе дәүләт технологик югары уку йортына укырга керә. Урманчылыкта 33 ел мастер булып эшли ул. Үз эшен яхшы белә, хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли. Җитәкчелек тарафыннан бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, бүләкләргә ия була.

    –Гел урманда булды инде: иртә китте, кич кайтты, – дип елмаеп сүзгә кушылды Земфира. – Урманчының эше чүпләп бетергесез бит: агач утырту, делянкаларны чистарту, кәлшәләрне сирәкләү дисеңме, барысы да бер-бер артлы чиратта тора, – ди ул.

    Земфира үзе дә 15 ел пешекче булып эшләгән,  урманчыларны тәмле ризыклар белән сыйлаган. “Кайнар аш, чәйләрне термоска салып әзерләп куя идем”, дип сөйли ул.

    Әнә шулай 36 ел буе шатлыкларны да, эштәге мәшәкатьләрне дә тигез иңнәргә куеп яши Фәйзуллиннар. Гаиләдә өч ул – өч бәхет булып туа. Бүген һәркайсының тормышта үз сукмагы, куанычлы юлы бар. Олы уллары Илнур Казан фәнни-тикшеренү технологик университетын (КХТИ) тәмамлаганнан соң бик күп югары дәрәҗәләргә ирешә, якташлары горурланырлык галим булып таныла. Үзенең фәнни эшләрендә урман массивларын, экологияне саклап калу мәсьәләләрен кыю күтәрә ул. Икенче уллары Айнур да абыйсы юлыннан китеп югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, хәзер аспирантурада икенче курста укый, шулай ук фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә. Кечкенәләре Разилнең дә укуга омтылышы көчле, ул шул ук уку йортының көллиятен тәмамлап армия сафларына киткән. Аның кайтуын өйдә түземсезлек белән көтәләр. Иманлы, тәүфыйклы улларының һәр адымына куанып яши бүген ата-ана. Намаз саен Раббыбызга шөкер итеп дога кыла, илгә-көнгә тынычлык, балаларына тәүфыйк-һидаят тели алар. 

    Сокланулы карашымны нараттан салынган матур җиһазланышлы, иркен йортка күчерәм. Һәр почмагыннан пар канатлы бәхетнең яктылыгы, күзгә күренмәс җылы нуры бөркелә сыман. Әлеге гаилә белән аралашуы үзе үк күңелгә рәхәтлек өсти. Туган авылы, аның газиз туфрагы, халкына булган мәхәббәтләре аларның гап-гади сүз тезмәләренә сыйган. Кемнәрдер чит илләргә барып матурлык, җылылык эзләсә, Фәйзуллиннар өчен саф һавалы урманы, эчеп туймаслык чишмәсе булган туган авылы да җәннәткә тиң. Күкрәккә тулган көчне, беләктәге гайрәтне, тормышка мәхәббәт, яратуны да туган як бирә шул. Хикмәте дә гади: монда аларның кендек каны тамган, нәсел шәҗәрәләре яралган. Гаилә бәхете дә шуннан барлыкка килгән. Ә аның мәгънәсен аңлатып тору кирәк микән?!

    Фәрвәз Каюмова.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама