Олы Укмас авылы егете Рәүф Хәкимов кошчылык өлкәсендә эшләвенә 22 ел булган
Районыбыз тарихында кошчылык тармагына алынучылар элек булмады түгел. Әмма алар бу эшнең артык мәшәкатьле булуынамыдыр, аннан тиз читләштеләр. Ә менә Олы Укмас авылы егете Рәүф Хәкимов үз дигәненә ирешә торганнардан булып чыкты.
Алар хакында бик күп мактау сүзләрен дә ишетергә туры килде. Халык әйтсә хак әйтә, дигәндәй, бу фермер ничек итеп популярлык казанырга өлгергән соң? Без бүген башкаларга үрнәк булыр, дигән нияттән чыгып, шулар хакында райондашларыбызга да җиткерергә булдык. Иң элек шуны әйтәсебез килә, бирегә килгәч безне озын чиратлар, ыгы-зыгы булмау нык гаҗәпләндерде. Элек мондый фабрикаларда байтак булырга туры килгәнлектән, әллә соң чебешләре беткәнме икән, дигән уй да башымнан йөгереп үтте. Бары тик кабаланмыйча гына җиңел автомашинаның тагылма арбасына чебешләр тутыручы күрше авыл кешесеннән сораштыргач барысы да ачыкланды. Монда ел әйләнәсе шундый хәл икән. Авыл кешеләре, гадәттә, алдан телефон буенча чебешкә заказ бирәләр. Аннары биредә алыпсатарлар белән эш итмәүләренең дә файдасы зур. Беренчедән, инде күптәннән бәяләре үзгәрешсез кала, аннары иң әһәмиятлесе, сатыла торган чебешләре сау-сәламәт, үлемкитемнәр юк дәрәҗәсендә. Шунысын да әйтергә онытып торам икән әле, монда үскән чебешләр өй ризыгына җиңел ияләшеп бик тиз үсеп китәләр. Болар хакында без яңа гына чебешләр алып чыккан авыл кешесеннән ишеттек. Ул безгә һәрвакыт үзләре килеп алуларын, инде менә бүген өченче партиягә килүләрен әйтте. Рәүф Хәкимовны без эш урынында очраттык. -Газетага язып чыгарырлык олы хезмәтебез юк әлегә, бары тик райондашларыбыз яз башыннан вакытны бушка уздырып читкә чыгып китмәсеннәр, дигән изге нияттән чыгып башланган эш иде бу. Әлегә барысы да алдан уйланылганча көйле бара. Инде күрше Чистай, Алексеевский, Теләче районнарында даими клиентларыбыз барлыкка килде. Саба районында, мәсәлән, бүгенге көндә ике кошчылык фабрикасы эшләсә дә, аннан күпләр безгә киләләр, - диде ул. Быел аның фермерлык хуҗалыгына нигез салуына 22 ел тулган.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа