Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасында мини музей эшли

    Музейлар хәтер сандыгы. Алар үткәннәрне барларга, ата-бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр.

    Безнең Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасында мини музей эшләп килә. Бакчада тәрбияләнүче балалар анда сәяхаттә еш булалалар. Аларны тәрбияче апалары халкыбызның көнкүреш  җиһазлары, борынгы эш кораллары, савыт-сабалары, милли бизәкләре, йорт кирәк яраклары, кием-салымнар белән таныштыралар. Күп кенә оешкан белем бирү эшчәнлекләре, бәйрәмнәр, кичәләр шушы бакчабыз күрке булган мини музей да үтә. Шундыйлардан ”Дәү  әнидә кунакта”, “Тукай- безнең күңелләрдә”, “Бабам истәлекләре”, “Мин нәсел дәвамчысы” чаралары балалар хәтерендә мәңге сакланыр.  Үткәнен белмәгән, киләчәген белмәс, ди безнең халык. Музей да балалар бакчасы тарихын чагылдырган почмак аеруча актуаль. Анда балалар үзләренең әти-әниләрен, бакчада йөргән чактагы фотоальбомнарын карый алалар. Бакча тормышындагы кызыклы мизгелләр белән танышалар, бакчабызның тарихын өйрәнәләр. Бакчабызда балалар бик күңелле һәм тату яши.

    Мәүлия Галиуллина,

    Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама