Олы Елга авыл җирлегендә мондый данлыклы һөнәр ияләре бар икән
Бүгенгесе көнне иң борынгы һөнәр ияләреннән исәпләнгән савымчылар авыл җирләрендә дә инде сирәк калып бара.
Шөкер, Олы Елга авыл җирлегендә мондый данлыклы һөнәр ияләре бар икән әле. Без “Кама-Агро” хуҗалыгының Казаклар товарлыклы-сөтчелек фермасына килгәндә биредә иртәнге савымны тәмамлап өйләренә кайтырга хәзерләнеп йөри иделәр. Биредә 37 ел элек баш белгеч буларак башлаган һәм гомере буена диярлек әлеге коллективны җитәкләүче Миннегөл Сәлахова безне ферма эшчәннәре белән таныштыра башлады. Аның сүзләренә караганда, фермада бүгенгесе көнне савымчылар коллективы олыгаеп бара. Әмма аларның барысы да үз эшләренең чын осталары. Ферма җитәкчесе безне бу хезмәтне балалык елларыннан ук сайлаган, 40 елдан артык инде биредә эшләүче Мәүлия Әхмәтшина белән таныштырды.
Мәүлиянең барлык тугыз туганы абый-апалары һәм энеләре-сеңелләре үз хезмәт юлларын әниләре Өммегөлсем апа янәшәсендә башлаганнар. Эшчән гаиләдә алар 4 кыз 5 малай бер дигән хезмәт тәрбиясе алып әти-әниләренә булышып үскәннәр. Үз авылларында эшләп, күркәм гаиләләрен корып гомер кичергәннәр. Әтиләре Хәмәтвәли абзый Олы Елга авылы фермасында ветеринария хезмәткәре һәм ферма мөдире кебек җаваплы хезмәт кешесе буларак макталган. Гадәттәгечә, әниләре үсеп килүче кызларын һәркөнне диярлек үзе янына булышырга алып барырга гадәтләнгән.
Шулай итеп аларның барысы да әти-әниләре янәшәсендә бер дигән хезмәт күнекмәсенә ия булганнар. Малларга азык таратуда, бозаулар карауда һәм сыер савуда эшләгәннәр. Әнә шуңа алар гомерләре буена бу авыр һәм мактаулы хезмәтне үз иткәннәр, яратканнар. Хуҗалыкларында да сыер асраудан читләшмәгәннәр. Уллары да бала чактан ук терлекчелек хезмәте нечкәлекләрен үзләштергәннән соң, һәрбер ир бала төсле трактор-машина белән мавыгып киткәннәр. Төпчекләре Ринат, мәсәлән, барлык абыйлары төсле кечкенәдән фермада бозаулар караган. Аннан соң малларга фураж тарттыруда хезмәт куйган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бик күп иптәшләре төсле махсус курсларда укып тракторга утырып игенчелектә тырыш хезмәт куйган.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа