Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

Очрашулар булмас соңгысы-фотолар

Авыл читендәге урман аланлыгы быел янәдән безне үзенә дәште. Биредә классташлар белән узган соңгы очрашуга шактый еллар үтсә дә, кояшлы алан үзгәрмәгән: төз наратлар, зәңгәр күкчәчәкләр, ак таҗлы ромашкалар, әйтерсең лә үз матурлыгын җуймый безне көткән.

35 ел... Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлап канат очырганыбызга әнә шул вакыт узган. Ышанасы килми дисәк тә, чәчләргә сибелгән ак бәсләр, карашларга өстәлгән моңсулык гомер узуын искәртә кебек.

Тормыш юллары классташларны төрле якларга илткән. Мәктәптән соң кайларга гына таралмаганбыз? Казан, Түбән Кама, Биектау, Теләче, Лаеш районнары... Болары әле очрашуга кайтканнар исәбеннән генә. Авылда калып аны яшәтүчеләр, төп нигезне саклаучылар да шактый. Алар исә аеруча ихтирамга лаеклы. Берәү дә татар иленнән читкә китмәгән. Димәк, туган җирнең кадерен аңлап үскәнбез, әти-әни, укытучыларыбыз хак юнәлеш биргән. Һәркайсыбыз тормышта үз юлын тапкан, тиешле һөнәрен үзләштергән, гаилә корган, балалар үстергән. Арада оныклар сөюче дәү әни, дәү әтиләр дә бар.

Арадагы сагынуларга күпер салган бу очрашу әнә шул рәвешле танышулардан башланды. Табын корган кызлар, учак тергезгән егетләр арасындагы сөйләшү уен-көлкедән өзелмәде. Укыган вакытта ук шуклык-шаянлыклар күп иде шул. Әле дә җор теллелек югалмаган икән. Утын ягып җылытылган мәктәпкә язгы-көзге пычракны ерып укырга килүләрнең ул чакта кыенлыгы сизелсә дә, шуклыклары күбрәк иде. Сүзебез әледән-әле шул елларга кайтты, укытучыларның сабырлыгына, аларның белем белән бергә биргән тормыш дәресенә без бүген аеруча рәхмәтлебез. Бүген нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез икән, бу укытучыларыбызның да уңышы, алар биргән тәрбия нәтиҗәсе.

Классташларны аерым санап үтмәсәм дә, кайберләрен язмый булдыра алмам ахыры. Ильясның аш-суга осталыгын әле белми идек. Казан асып пешергән хашлама, балык ашын, кыздырылган шашлыкларны аның кебек тәмле итеп әзерләүче юктыр мөгаен. Самоварда кайнатылган хуш исле чәйләрнең тәме әле дә авызда сыман. Һәр очрашуның күрке булган гармунчыбыз Ринат, җырчы сандугачыбыз Рузиләдән башка да матурлык күренмәс иде. Әнә, алар башлаган җыр кабат безне үсмер чакка, яшьлеккә кайтарды:

"Әй, гүзәл, туган ягым,

Әй, ямьле туган ягым.

Бәхетемне читтә түгел,

Мин синдә таптым..."

Урман аланнарын яңгыраткан җырлар күккә ашкан агач ябалдашларына кагылып үтте дә кайтавазлар булып җанга иңде. Гармун күрегеннән чыккан моң сагыну-җирсүләрне бермәл оныттырды. Авыл һавасы, туган җир ныклыгы бу минутларда күңелләрне янәдән бербөтен итте. Йөрәкләр бер уйда, бер теләктә типте: исән-имин булыйк! Кабат очрашулар насыйп булсын, классташлар!

Фәрвәз Каюмова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлап