Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Нурсәет Хәйретдинов «Кама-Агро» җәмгыятенең алдынгы терлекчесе

Казаклар авылында яшәүче Нурсәет Хәйретдинов «Кама-Агро» җәмгыятенең алдынгы терлекчесе.

Авыл җирендә яшәп тә бүген производствода хезмәт куеп үз тормышларын менә дигән итеп оештыручылар байтак әле арабызда.

Көндәлек эш мәшәкатьләре белән “Кама-Агро” хуҗалыгының Казаклар товарлыклы- сөтчелек фермасына барып чыккач, биредә легендар ферма мөдире исеменә инде күптәннән лаек булырлык җитәкче- ферма мөдире Миннегөл Сәлахова безне терлекче Нурсәет Хәйретдинов белән таныштырырга ашыкты.  
“Әле кичә генә үзегезне коллективыбызга чакырырга уйлап йөри идем, бик вакытлы килдегез”,- дип ул безгә бүгенгесе көнне ферма маягы булып танылган егет турында сөйли башлады. Аны игътибар белән тыңлап торгач, “Алма агачыннан ерак төшми”,- дигән әйтем, мөгаен, халкыбыз телендә бик  урынлы төстә шушындый хезмәт сөючән гаиләләр хакында әйтеләдер инде дип уйлап куйдым.Чыннан да, аеруча бүгенгесе көнне бик сирәк очрый торган хәл бит бу өлкәннәр эшен дәвам иттерү. Нурсәетнең әти- әнисе икесе дә гомерләре буена фермада хезмәт куйганнар. Ә бүген исә уллары биредә үз вакытында алар караган маллардан да күбрәк терлекләр тәрбияли. Ул мәктәпне тәмамлагач та фермага эшкә килгән. Иң элек озак еллар дәвамында атлар караган. Ә бүген исә ул, ферма мөдире сүзләре белән әйтсәк, биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенә йөкләнгән эшне белеп, җиренә җиткереп һәм иң әһәмиятлесе аны яратып башкарганга, шулай атый аны җитәкчеләре. Чөнки, Нурсәет монда булганда күңеле тыныч аның. Ул әле биредә 150 баш терлектән тыш бозаулаган һәм буаз сыерларга да күз-колак булып тора. Кайбер көннәрдә бер-бер артлы 5-6 шар сыер бозаулый. Ул исә аларны күңелен биреп карый, ашата, ятакларын чистарта, билгеле бер вакыттан соң бозавын аерып алып  яба, тәрбияли. Шуңа ферма мөдире бик урынлы төстә аны хөрмәтләп, ул фермабызның тудыру бүлеге директоры, дип мактап йөртә. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса