Нурия Сәйфетдинова: «Һәр хезмәтнең дә кыен һәм катлаулы яклары күп була»
Боларның барысына да Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасында югары категорияле тәрбияче Нурия Сәлах кызы Сәйфетдинова белән аралашканда ачыкланды.
Күркәм гадәт буенча үз вазыйфасына аны бик кечкенәдән гашыйк дип әйтергә мөмкин. Шуңа әңгәмәбезне ул үзе хакында түгел, ә хезмәте белән таныштырудан башлады.
Нурия гади колхозчылар гаиләсендә туып үскән. Ике ир бала арасында төпчек кыз булса да ул бер вакытта да иркәләнү, назлануны һәм балалык киреләнүен белмәгән. Кечкенәдән әнисенең ярдәмчесе һәм киңәшчесенә әйләнгән. Авыл мәктәбен тәмамлагач Казан педагогия көллиятенә укырга кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасы тәбиячесе, белгечлеге буенча белем алган. Аннан соң кечкенәдән әдәбиятны яратуы, шигырьләр, хикәяләр иҗат итүе аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында алып килгән. Кулына диплом алып туган авылына кайткач кыз үзенең балалык елларыннан үз иткән һөнәренә тугрылыклы калып аны уңышлы төстә дәвам иттерүгә алынган. Шулай итеп 30 ел инде авыл балалар бакчасында хезмәт куя.
Нурия әңгәмәбез вакытында үзе хакында түгел, күбрәк кул астында тәрбияләнүче балаларының мавыгулары һәм кызыксынулары турында сокланып телгә алды. Аның сүзләренә караганда, бала тәрбияләүдә олы уңышлар бакчада эшләүчеләр белән бергә әти-әниләрнең дә күп хезмәт куюларына бәйле. Аннары сабыйлар хәзер барысын да гаиләдә күреп, өлкәннәрдән үрнәк алып, аларга охшарга тырышып үсәләр. Шуңа күрә, кайберләрен үзгәртүе дә кыен. Нәни балага һич кенә дә, ул әле берни дә аңламый дип карарга ярамый, ди әңгәмәдәшем. Аларны бертигез, якын күрсәң, эшләве бермә-бер җиңелрәк була.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа