Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Нәсимә Мөхәммәтҗанова: Рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде

    Нәсимә Мөхәммәтҗанова 25 елга якын район электр челтәрендә хезмәт куя. Искезлар ясау буенча электр-монтер булып эшли ул.

    Электр линиясе паспортын тутыру, схемасын ясау, техник документлар эшләү аның карамагында. "Мин эшкә килгәндә бина иске, коллективта гел ир-атлар гына эшли иде. Баштарак куркып калсам да, соңрак курку хисләре юкка чыкты. Ул вакытта коллективны Хәлил Аслямов җитәкләде",-дип искә алды ул вакытларны Нәсимә апа. Элек бу хезмәт белән беррәттән инженер эшләрен башкарган, еллык отчетлар ясаган. Печатный машинада язаган, барлык схемаларны кулдан сыза торган булган. Хәзер ул эшләр компьютерлаштырылган. Ул чорлардан бирле бик күп нәрсәләр үзгәргән. "Иске агач баганалар таш баганаларга алыштырылды. Гади чыбыклар урынына изоляцияләнгәне куелды. Хәзер эшләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.",-ди ул.

    Эшләү дәверендә биш җитәкче алышынган. Һәрберсе белән уртак тел тапкан ул. Эш буенча аңа карата бернинди дә шелтә булмаган. Техник документларны вакытында эшләп барган, барлык тыш документлары тәртиптә торган. Бер җөмлә белән әйткәндә үз эшенең остасы, диләр андыйлар турында. Тырыш хезмәте өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул. 1992 елларда аның фотосы Приволжск электр челтәре почет тактасында эленеп торган.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Гөлназ Зарипова.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: