Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Назини Микаэлян: " Авылыбызда аны һәркем ярата, хөрмәт итә"

Корноухово авылы элемтә бүлеге җитәкчесе  Назини Микаэлян безне авылда хат ташучы Рәшидә Мирзина белән таныштыргач, авылыбызда аны һәркем ярата, хөрмәт итә, - дип тә өстәп куйды. 

Әйтергә генә ансат, ә менә халкы ихтирамын яулау өчен аңа шактый күп көч, зур тырышлык куярга туры килгән. Ни дисәң дә бер урында туктаусыз 35 ел эшләү җиңел түгел ул. Аннары, гаиләңнең дә сине аңлавы, авыр һәм җаваплы хезмәтеңне хуплавының да әһәмияте зур. Бу яктан аларга  тел-теш тидерерлек түгел. Район газетасында эшли башлаган елларымда ук хуҗалык җитәкчеләренең бу гаилә хакында мактап телгә алулары хәтердә уелып калган. Гаилә башлыгы Гәйсә белән ул чорларда очрашып фикерләшкән вакытлар да күп булды. Алар икесе дә «Корноухово» совхозы алдынгылары иде. Гәйсәнең трактор белән язгы кыр эшләрендә, терлек азыгы әзерләүдә  макталулары да  күңел түрендә саклана. Хәтерем ялгышмаса, көзге көндә яңгыр явып үткәч тракторы белән авырыксынмыйча ул безне Корноуховога кадәр озата килүен ничек онытасың? Шулай итеп алар Ырга авылыннан узган гасырның 87 елында Корноухово төбәгенә күченәләр. Рәшидә шул вакыттан башлап хат ташучы хезмәтенә алына.  Яңа гына күрше авылдан күченеп килгән хатынга билгесез урында эшен башлап җибәрүе җиңел булмагандыр. Аннары, шактый зур авылда кешеләрне белмәве дә нык комачаулый.  Әмма ул мондый гына кыенлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, матур, хезмәт сөючән гаиләдә алар өч бала үстереп, яхшы тәрбия биргәннәр. Аларның һәркайсының бүген үз тормышы, күпләрне сокландырырлык тату гаиләләре, күңелләренә ошаган яраткан эшләре бар.  Уллары Илгиз хәрби хезмәттә, инде чирек гасырга якын ул илебез иминлеге сагында уяу тора. Кызлардан - Рәзиләсе Корноуховода яши, өлкәннәр өчен интернат йортында тәрбияче булып эшли. Илзидәләре гаиләләре белән Чистай шәһәрендә гомер кичерә. Сөйкемле, хезмәт сөючән, әдәпле балаларына киң тукталуымның да сәбәбе бар. Үз сүзләре белән әйткәндә, янәшәңдә сине аңлый белгән ирең, һәр көнне күңелле, сөенечле хәбәрләре белән генә йөрәккә дәрт биреп торучы балаларың булмаса, эштә алай макталып булмый ул. Ә уңышларына килгәндә, ул чыннан да бүгенгесе көнне күпләргә өлге булырлык. Үз авыл җирлекләрендә Рәшидә Мирзина матбугатка язылуны киметмәскә тырыша. Сер түгел, бүгенгесе көнне товарга, ашамлыкларга бәяләрнең артып торуы, бер газеталарны гына читләтеп үтми билгеле. Менә шундый авыр вакытта да ул килеп туган проблемаларны уңай хәл итү юлын таба белгән, газетага язылу бәясен ул ике-өч айга бүлеп алуны гадәткә керткән. Болай  күпләр өчен җиңелгә килә. Күпләр ташламалы язылу вакытыннан файдаланып калырга тырышалар. Шулай итеп Рәшидә Мирзина үз хезмәтен җиренә җиткереп, а күңелен биреп башкара. Соңгы язылу йомгаклары буенча ул авылда район газетасын алдыручылар санын арттыруга ирешеп редакциябез бүләгенә ия булды. Алдагы көннәрендә дә эшләре шулай гөрләп барсын, язылучыларың саны кимемәсен иде, -диясе килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса