Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Наилә Сафина: “Траншеялардагы өшегән бәрәңгеләрне балта белән ватабыз да шуны җыеп казаннарга пешерергә салабыз»

«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проектына нигезләп язылган язма Мәмле Казаклар Чаллысында яшәүче хезмәт ветераны Наилә Шакир кызы Сафинаның гомер юлын шәрехли

Юка, бәләкәй гәүдәне кочагыма алырдай булып кулларымны суздым. Җылы, йомшак куллар шул минутта ук учларыма кереп бетте. “И-ии, минем өчен шулхәтле ерак җирләрдән килдеңмени, балам?” - диде ул кайгыртучан тавыш белән үз итеп. Әллә карашыннан, әллә күңеленнән тамган аклыктан дөньялар яктырды. Яңгырлы көзге көннең караңгылыгы каядыр китеп югалды, өйнең һәр почмагыннан, әйтерсең лә, якты кояш нуры сибелде. 

Өстемне салып түргә уздым. Берничә минуттан без Наилә апа белән гомер китабының беренче битен ачтык. Анда аның балачагы, яшьлеге теркәлгән. Авыр, михнәтле елларга бүгенге матур тормышы ялганган. 
– Мин үзем Зур Мәшләк авылыннан. 9 бала үстек без. Әнием Фәйзә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында туган. Заманына күрә бик укымышлы иде ул. Сугышка хәтле авыл советында секретарь, бригадир булып эшләде. Аннары Алабугада укып кайткач авыл советы председателе булды. Гаделлекне яратты, эш сөючән иде. Барыбыз да әнидән шул тәрбияне алдык, - ди Наилә апа.
7 нче сыйныфтан соң сарык фермасына эшкә килә ул. Әле үсмерлектән чыкмаган кызның ныгып та җитмәгән куллары өлкәннәр эшләгән хезмәтне башкара. “Траншеялардагы өшегән бәрәңгеләрне балта белән ватабыз да шуны җыеп казаннарга пешерергә салабыз. Гандәлиф исемле иптәш кызым бар иде. Гел шуның белән эшләдек. Икмәк юк, сарыклар өчен азыкны әнә шулай әзерли идек”, - ди Наилә апа. Күгәрчен тәпие кебек кызарган кул-бармакларның салкыны бөтен тәнгә таралса да сер бирми кызлар, утынны кул пычкысы белән кисеп өеп куюлар да алар иңендә була. Төгәл өч ел эшли ул анда. Җәен сарыклар кырга көтүгә чыкканда хисапчы булып ындыр табакларында хезмәт куя. Соңрак куян фермасына эшкә күчкәч тә тырышлыгы белән мактала. 
– 1961 нче елда Мәмле Казаклар Чаллысына килен булып төштем. Төп йортта ирем Әхмәтхан, әни (кайнана) белән бергә яшәдек. Кайнатам сугыштан кайтмаган. Бик матур тордык, Аллага шөкер. Йорттан сүз дә, чүп тә чыкмады. Ике баланы да тигезлектә үстердек. Монда килгәч фермага сыерлар саварга кердем. Әни өйдәге эшләрне карады, балаларны тәрбияләде, – дип кайнанасын аерым хөрмәт белән искә ала Наилә апа. 
Айларга еллар тоташып сизелми үткән чорның чирек гасырдан артыгы савымчы хезмәте өлешенә туры килә. Юк, сизелми дип әйтеп булмас, урамдагы язгы, көзге пычракларны ерып иртә таңнан авыл читендәге фермага барулар, андагы авыр хезмәт  үз эзен калдырмыймы соң инде? Вакыты-вакыты белән сызлап интектергән аяк, кул буыннары бүген дә шул елларны искәртеп торалар. Әмма үтелгән юлына аһ оручылардан түгел Наилә апа. Сүз барышында әледән-әле Аллаһыма мең шөкер диюе дә канәгатьлек билгесе. 
–Тырышлыгымны җитәкчеләр дә дә күрә белде. Менә болар хөкүмәтебез бүләкләре, - дип, алдыма иң кадерле истәлекләр төрелгән кулъяулыгын китереп куйды ул. Ипләп кенә кулыма «Почет билгесе» орденын, «Хезмәт батырлыгы өчен» медален һәм аларны раслаган таныклыкларны алам. Менә ул фидакарь хезмәт нәтиҗәсен бәяләгән бүләкләр! Шулар белән бергә 1979, 1982, 1987, 1990 нчы елларда Котлы Бөкәш авыл Советы һәм район Советына депутат булып сайланганлыкка бирелгән таныклыклар да бар.
1970 нче елларда авылдагы комсомол яшьләр эшен яктырткан мәкаләләре районыбызның «Октябрь юлы» газетасында да еш басыла Наилә апаның. Шул елларда аңа яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләү буенча зур, нәтиҗәле эше өчен «Районның иң яхшы остазы» исеме бирелә.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса