Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мозохиннар Балык Бистәсе район электр челтәрләрендә бөтен гаиләләре белән эшлиләр

    Мозохиннар район электр челтәрләрендә бөтен гаиләләре белән эшлиләр. Александр Борисович - шофер, улы Евгений - электромонтер, ә Андрей - мастер. Александр Борисович хезмәт юлының 21 елын энергетика өлкәсенә багышлаган. -Бу оешмага машина алып кайткач, начальник эш тәкъдим итте. Бирегә "Сельхозтехникадан" күчтем. Анда ашлык, запчастьләр ташыган булса, биредә трансформаторлар, электр баганалары...

    Мозохиннар район электр челтәрләрендә бөтен гаиләләре белән эшлиләр. Александр Борисович - шофер, улы Евгений - электромонтер, ә Андрей - мастер.

    Александр Борисович хезмәт юлының 21 елын энергетика өлкәсенә багышлаган.

    -Бу оешмага машина алып кайткач, начальник эш тәкъдим итте. Бирегә "Сельхозтехникадан" күчтем. Анда ашлык, запчастьләр ташыган булса, биредә трансформаторлар, электр баганалары алып кайттым. "Минем КамаАЗ яңа, сирәк ватыла, вак-төяк төзексезлекләрне үзем ремонтлыйм",- ди Александр Борисович. Кырык еллап шоферлык стажы бар. Армиягә кадәр Лаешта укып, шофер таныклыгы ала ул. Машина йөртә белеү Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә дә ярап куя. Владивостокта автобус йөртергә өйрәнә. 1977 елда "Сельхозтехника" берләшмәсенә шофер булып урнаша.

    Өч елдан сөйгәне Анна белән гаилә коралар. Ул да тумышы белән Александр кебек Өлы Осиновка авылыннан. Гаилә аның өчен тормышта иң кадерлесе. Һәр рейстан хатынын, балаларын сагынып кайта ул. Утыз биш еллык гаилә тормышы мәхәббәт, үзара аңлашуга нигезләнгән.

    -Хатыным бик игелекле кеше. Элек ничек яраткан булсам, бүген дә шулай сөям,- ди Александр Борисович. Уллары да әтиләренә ошаган. Икесе дә Казан энергетика техникумын тәмамлаганнар. Евгений ремонт бригадасында электромонтер булып эшли.

    -Сезнең эшнең кыенлыгы нәрсәдә?

    -Урынга барганда сине нәрсә көткәнен белмисең. Яңгыр, яки буран. Эшебезне кемдер яңадан килеп төзәтмәслек итеп башкарырга тырышабыз,-ди ул.

    Реклама

    -Ә әтиегез турында нәрсә әйтә аласыз? -дип сорадым.

    -Әтиебез бик гадел, эшчән кеше. Безгә һәрвакыт ярдәм итә,-диде ул.

    Андрей да абыйсы эзеннән киткән. Башта электоромонтер булып эшләгән, ә 2003 елдан мастер итеп күчерәләр. Районны өзлексез электр белән тәэмин итү аның бригадасының бурычы. Ә хезмәт күрсәтү участогы шактый зур - Саескан тавыннан Урахчагага кадәр. Александр Борисович улларыннан бик канәгать.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Тансылу Миңһаҗева.

    Фото авторы: Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: гаилә
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: