Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мөдәрис Гаяновның район газетасы гомерлек юлдашы

Кеше күңелендә бик кечкенәдән формалашкан дуслык җепләре нык һәм озын гомерле була диюләре хак шул.

Районыбызның почетлы гражданины, бар гомерен намуслы хезмәттә үткәргән шәһес Мөдәрис Нургали улы Гаянов гомеренең 64 елын район газетасыннан аерылганы булмаган. Үз вакытында туган төбәге Кызыл Йолдыз, Корноухово һәм Мамадыш районнары составында яшәгәннән соң, ул әле 1959 елның көзендә Балык Бистәсе районы оешкан елларны да бик яхшы хәтерли. Ә өйгә килгән район газетасы белән 10 яшьләреннән үк кызыксына башлый ул. Шул вакытлардан бирле аны алдырмый калган елы булмаган. Бүген дә әле ул өенә килгән күп кенә газеталар арасыннан иң элек кулына ”Авыл офыкларын” алап танышудан башлый. Кыскасы, үзе өчен бик күп мәгълүматны ул район газетасыннан ала. Аннан соң район матбугатының тормышын, яшәешен, төрле елларда эшләгән хезмәткәрләрне бүген аннан да яхшы белүче юк, дисәк һич кенә дә арттыру булмас. Бүгенге көнгәчә район газетасының яшәве һәм халкыбызга әледән-әле яңа хәбәрләр, яңалыклар һәм вакыйгалар турында хәбәр итеп торуына да ул чын күңеленнән сөенә. Менә шундыйлар хакында инде, халык телендә еш кына дуслыкның кадерен белә ул, диләр. 
Без дә берүк шулай була күрсен дибез һәм әлбәттә инде газетабызның тугрылыклы дустына саулык-саләмәтлек теләп, озак еллар дәвамында бергә калсак иде,дигән изге теләктә калабыз.
 

 

Автор Гали Аман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса