Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Минзифа Кәримова: «Без үткән авырлыкларны сезгә күрергә язмасын»

Бүгенге көндә тылда ачлы-туклы көн-төн бил бөккән әбиләребез, ул чорда әле үсмер, бала булган апа- абыйларыбызның сафлары көннән-көн кими бара.

Күпме кыенлыклар күреп яшәгән алар: ятимлек тә, ачлык-хәерчелек тә, эштә изелү дисеңме, рәнҗетү-кимсетүләр... Күргән авырлыклар да холкын ярсытмаган, берничек тә бозмаган, күңелендә гаделлек хисе сүнмәгән, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булып кала алган авылдашым, сугыш чоры баласы Минзифа апа Кәримова турында язмый кала алмадым.  
-Ул вакытта кичергән авырлыкларны искә төшерсәм, әле дә тәннәрем чымырдап куя. Баш өстендә пулялар сызгырып тормаса да, бик авыр булды. Яшьлегебез хезмәт белән үтте, өлкәннәр кебек үк бер дәрәҗәдә эшләдек. Бөтен гомеребез эшләп узды, – ди әңгәмәдәшем, яшькә чыланган күзләрен сөртеп.
Сугыш чоры балалары тормышлары, сугыш тәмамланганнан соң, тиз арада хәлләре рәтләнеп китмәсә дә, үзләрендә кәефләрен күтәрерлек көч тапканнар. Чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалып калмыйча, кешеләр бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп яши белгәннәр.
Тулырак язманы “Авыл офыклары” газетасы битләрендә укый алырсыз.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев