Минсур Галләмовка тиңнәр юк
Районыбызның һәр авыл кешесе бер-берсеннән нык аерылып тора, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас, мөгаен.
Моңа төпле мисал китерү максатыннан беркадәр яшьлек хатирәләрен барларга булдым. Бүгенгедәй хәтеремдә, элеккеге Жданов исемендәге колхозга барып чыккач, идарәдә бик озаклап урып-җыю йомгаклары, кыр эшләре батырлары турында сөйләшеп утырган идек. Шулвакыт без, исемлектәге игенчеләрнең күбесе бер авылдан булуына аптырап карап торгач, уенын-чынын кушып, әллә сезнең баш икътисадчыгыз да шушы Укмастан инде, -дип сорап куйдык. Озак еллар дәвамында биредә авыл Советы рәисе булып эшләгән Рәшит абый Камилов барысына да ачыклык кертеп, гаҗәпләнмә егет, бездә барлык уңганнар Кече Укмас авылында яши,дип үз төзәтмәсен керткән иде. Моның шулай икәненә һәр елда ныграк инандым. Чыннан да бу төбәкнең күршеләр белән чагыштыргысыз үз осталары бар.
Аннары бүген биредә яшьләрнең читкә китмичә авылда төпләнеп калулары инде гадәти хәлгә әверелеп бара. Әле шушы көннәрдә генә “Логос” хуҗалыгы игенчеләре белән аралашканда алар безгә яшь, уңган, булдыклы, өйләнмәгән егет Минсур Галләмов белән сөйләшергә киңәш иттеләр. Ә егет тыйнак булып чыкты, үзенең газетада чыгарырлык дәрәҗәләре, мактап телгә алырлык уңышлары булмавын сәбәп итеп сөйләшүдән качу әмәлен эзләде. Шуңа күп мәгълүматны аның хезмәттәшләреннән сораштырырга булдым.
Минсур бик эшчән, булдыклы гаиләдә үскән. Әтисе Миннур белән әнисе Әлфинур икесе дә озак еллар дәвамында колхозда хезмәт куйганнар. Әтисе «Алтай» тракторында эшләсә, әнисе фермада сыер сауган. Тик әтисе алны-ялны белмичә кышын-җәен чылбырлы тракторда эшләп сәламәтлеген какшаткан. Шулай да алар бүген тулы канлы тормышта үз хезмәтләре белән көн күрәләр, абзар тутырып терлекләр, сыерлар асрыйлар. Минсур мәктәптә укыган елларыннан бирле техника арасында чуала. Әле аның 6 нчы сыйныфлардан бирле әтисенең туганы Илшат янәшәсендә «Е-301» комбайнында ярдәмче булып йөргәнен дә күпләр яхшы хәтерли. Ул Бәтке мәктәбендә урта белем алгач, укуын Казан энергетик техникумында дәвам иттергән. Күпләр аны инде кабат туган авылына кайтмас, дип уйласалар, остазы Илшат абыйсы шәһәр аның өчен түгел,дип кайтачагына ышануын белдергән. Чөнки ул бу хакта үзе дә аңа, гомер буена ипотека түлисең килсә Казанда каласың инде, дип әйтә торган булган. Күрәмсең, туган авылына кайтып үзенә бик дөрес юл сайлаган егет. “Читтә олтан булганчы туган җиреңдә солтан булуың хәерле” дип хак әйтә шул халкыбыз. Ул да туган авылында төпләнә. Иң куанычлысы, егет район үзәгендә укыган белгечлеге буенча эш эзләп йөрмәгән, “Логос” хуҗалыгына килеп әтисе эшен дәвам иттерү ниятеннән тракторга утырган. Кыска гына вакыт эчендә ул инде биредә үзен уңай яктан күрсәтергә дә өлгергән. Хуҗалык җитәкчеләре аны бүген иң өметле игенчебез дип йөртәләр, берүк күз тидерә күрмәгез диючеләре дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа