Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Минҗамал Каримова: “Өстә ямаулы пәлтә, ямаулы сумка, кием-салым бөтен кешенеке дә сәламә иде”

Минҗамал  Гарифулла кызы Каримова - сугыш чоры баласы.

Ул 1940 елның 12 августында Теләче районы Бичер авылында гади крестьян гаиләсендә туа.
Бичер авылы тау башына кечкенә генә авыл урнашкан: ике ягында да ямь-яшел болынлык, тау астында чылтырап чишмә ага, тау башында куе урманлык башланып китә. Тормыш ул вакыта җиңел булмаган. Әтисе Гарифулла, әнисе  Мәфтуха биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Иң кечкенәсе-Минҗамал апа була. Әтисе белән әнисе күрше Нырсы авылына барып эшләп йөри  торган булалар.
Минҗамал апа кечкенә булганга сугыш башлануын хәтерләми. Сугыш беткәндә аңа биш кенә  яшь була.
Сигез яшь тулгач, туган авылы мәктәбенә укырга керә. “Өстә ямаулы пәлтә, ямаулы сумка, кием-салым бөтен кешенеке дә сәламә иде”, - дип искә ала Минҗамал апа. Сынатмый, кеше янында ким-хур булмыйм дип тырыша, җиде сыйныф  белем ала. Балачагы күңелле уза. Бәйрәм вакытларында, клубларда  җырлата торган булалар. Ике апасы да читтә булганлыктан, аларның ялга өйгә кайтулары бер бәйрәм кебек, күңелле була иде, -ди Минҗамал апа.
Шуннан Минҗамал апа Нырсы авылы фермасына эшкә керә. Сыер саву хезмәтен башкара, дуңгызлар карый. Җәй көннәрендә эшкә велосипед белән йөри торган була.
Көннәрдән бер көнне әтисе вафат була. Әнисенең  күзләре сукырая, күрмәс була. Апалары төрлесе-төрле якка кияүгә китеп бетәләр. Әнисе белән икесе генә яшәп калалар. Күзе күрмәсә дә кызын эштән кайтканда  чәйләр куеп каршы ала торган була. Биш ел шулай яшәгәннән соң Минҗамал апа әнисез дә кала. Шуннан Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы егетенә-Хәмәтхан абыйга кияүгә чыга. 3 бала тәрбияләп үстерәләр.  Ун ел яшәгәч ире дә вакытсыз вафат була. Минҗамал апа тагын ялгыз кала.
Хуҗалыкта эшләгәндә бер көн дә калмыйча эшли. Фермада сыер сава. Аннан мәктәптә җыештыручы  булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә улы Илдар, килене Гөлнар тәрбиясендә яши.
Минҗамал апа :“Хәзер тормышлар матур. Яшьләргә шуны әйтәм: тормышның кадерен белеп тигезлектә, татулыкта яшәсеннәр иде”-ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса