Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Миләүшә Вахитова: «Өемә кайтсам да күңелем белән эшкә ашкынам мин»

Казаклар авылында яшәүче Миләүшә Вахитова әти-әнисе эшен дәвам итә

 «Өемә кайтсам да күңелем белән эшкә ашкынам мин», - ди язмам герое.
Олы Елга авыл җирлегенә барып чыккач Казаклар авылы фермасы мөдире Миннегөл Сәлахова хуҗалыкта күп еллардан бирле мактаулы савым остасы исемен йөртүче Миләүшә Вахитова белән очраштырды.  Иң әһәмиятлесе, аның әлеге хезмәткә үз теләге белән килүе мине нык үзенә җәлеп итте. Мәктәптә укыган еллардан ул күп кенә яшьтәшләре төсле әнисе янына фермага  барып булышырга гадәтләнә. Кайбер көннәрдә үзе белән сеңелесе Эльвираны да ияртә. Әнә шулай бу нәни кыз кечкенәдән терлекче хезмәтен үз итә, чын-чынлап малларны,  бинаның олы ишеген ачып эчкә үткәч тә борынга килеп бәрелгән татлы силос исен ярата ул. Еллар үткән саен аның бу мәхәббәте сүрелми, ныгый төшә. Бер сүз белән әйткәндә, эшкә дә батыр, укуга да махир була ул. Әле хәтта аңа республикакүләм конкурста җиңүче буларак югары уку йортына кабул итәчәкләрен дә белдерәләр. Әмма ул Казан дәүләт университетына укырга керү мөмкинлегеннән файдаланмыйча савымчы хезмәтен сайлый, әнисе эшен дәвам иттерү ниятеннән фермага эшкә килә. Биредә беренче  көннән  аны савымчы апалары Рушания Садриева, Мәдинә Фатыйхова, Әлфия Абдуллиналар үз кызлары кебек якын итеп, сөенеп кабул итәләр. Эш процессында  килеп булышалар, ярдәм күрсәтәләр,  киңәшләреннән ташламыйлар. Шундый җылы мөнәсәбәт булганда ничек читкә китәсең инде? Әнә шулай яңа гына савымчылар арасына аяк баскан кыз, үзе дә зур кыюлык күрсәтеп шактый бай тәҗрибәле хезмәттәшләреннән уздырып мөстәкыйль рәвештә үзенә таналар төркеме туплап тәүге хезмәтенә юл сала. Яңа гына мәктәпне тәмамлап килгән кыз бала өчен  48-50 баш сыер саву җиңел булмагандыр. Әмма, бик тиз ияләшә ул бу хезмәт серләренә. Бүген дә  эшен яратып, аны күңелен биреп башкара. Дөресен генә әйткәндә, әңгәмә барышында боларны матур сүзләр буларак кабул иткән идем. Тора-бара гына  асылына төшенә башладым. Ничек инде шулай ферма эшен барыннан да өстен итеп куярга мөмкин, дигән соравыма, ул үзе дә елмаеп:  «Шундый кеше инде мин, эшемне тәмамлап өемә кайтсам да күңелем һаман шунда ашкынып тора», - дип җавап кайтарды. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса