Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Михаил Сычев : " Гаилә корган барлык парлар бер-берсен аңлап гомер итсеннәр ”

    Районыбызда һәр елны “Гаилә көне”ндә озак еллар бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы балалар үстергән парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыруны гадәткә кертеп җибәрделәр.

    Быел ул бүләккә Олы Кульга авылыннан 65 ел бергә тигез гомер кичерүче Елизавета һәм Михаил Сычевлар гаиләсен лаек булды. Шул уңайдан без әлеге гаиләдә кунакта булып кайттык.

    Икесе дә әлеге авылда туып үскән, тормышның ачысын-төчесен күргәннәр бу өлкәннәр. Гаилә корганнар, дүрт бала үстергәннәр. Михаил Никонорович гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән. Елизавета Павловна хат ташучы булган, аннан фермада хезмәт куйган. Бүген ике улы авылда гаиләләре белән матур гына тормыш итәләр.

    Авылдашлары арасында хөрмәт яулаган әлеге гаилә кешеләре бик аралашучан булып чыктылар. Берсен-берсе бүлдереп сөйләргә ашыкты алар. Очрашып йөри башлаган көне, елы, хәтта ул көнне нинди бәйрәм булуы икесенең хәтерендә әле дә саклана. “Менә шул көннән - 21 ноябрьдән бирле без гел бергә инде”,-ди гаилә башлыгы Михаил Никонорович.

    Балачак вакытына туры килгән, үзәккә үткән Бөек Ватан сугышы елларын да искә алды алар. “Черек бәрәнге, кыргый суган, кузгалак ашый идек. Ипи булмады”,- ди алар. Бүгенге тормышка сөенеп туя алмыйлар. “Газ кергән, өйдә җылы су да, салкыны да бар. Урамга су түгеп йөрисе түгел”,-ди Елизавета Павловна.

    “Тынычлыкта, сугыш афәте күрмичә яшәсен халык. Күкләребез һәрвакыт аяз булсын, гаилә корган барлык парлар бер-берсен аңлап гомер итсеннәр ”,-дип теләкләрен җиткерде Михаил Сычев.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    фото автора.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: