Менә шундый мактаулы хезмәт ветераннары гомер кичерә Олы Солтанда
Өлкән яшьтәге авыл кешеләре әле дә үз көчләреннән килгәнчә абзар тутырып терлекләр асраудан тәм табып гомер итәләр.
Олы Солтан авыл җирлегенә барып чыккач безгә Зыятдин ага Төхвәтуллиннар гаиләсен үрнәк итеп мактап телгә алдылар. Икесе дә шактый олы яшьтә булсалар да абзар тулы мал тоталар, бакчаларында бәрәңге, яшелчә-җиләкләр үстереп үз күңелләренә ямь табып, тормышларына куанып яшиләр.
Ә боларның барысын да алар көндәлек тормышлары көйле булуына, икесе дә тигезлектә сау-сәламәт гомер итүләренә сөенеп башкаралар. Сүз артыннан сүз чыгып кызыксына торгач, аларның гомерләре буена икесенең дә терлекчелектә хезмәт куюлары билгеле булды.
Зыятдин ага дөньяга аваз салганда әтисе Хәйрулла абзый дүрт баласын калдырып ил сагына китеп бара. Шулай итеп аңа әтисен бүтән күрергә насыйп булмый.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа