Мәхәббәт һәм тугрылык-гаиләнең ике канаты
Күрше Тегермәнлек авылы ягына бара торган авыл башында җыйнак кына матур йорт тора. Ул йорт элек-электән, нәкъ мәкальдәгечә, кызлы йорт-нурлы йорт булып торды.
Шул йортта, Исмәгыйль абый белән Минебанат апай гаиләсендә җиде кыз үсте. Кызлы йорт чисталык, тәртип, ипле сүз, тыныч мөгалләмә дигән сүз.
Йорт хуҗасы инде күптән бакыйлыкта, ялгыз калган хуҗабикә җиде кызга җиде сандык тутырып, аларны төп оядан күптән инде очырып җибәргән. Ул кызларның һәркайсы тормышта үз урынын табып, бүгенгесе көндә барысы да исән-сау булып яшәп яталар. Җиде ел элек әниләре, авылның остабикәсе булып торган ак әби Минебанат апа да мәңгелек йортына күчте. Йорт бушап калды, шулай да анда булган җылылык, нурлылык, йортка йозак салынса да сүрелмәде, кызлар туган йортка эзне суытмады, кышларын да җылылык системасы өзелмәде, чөнки әниләренең васыяте шундый булган - йортны сатмаска!
Узган шимбәдә менә шушы йортка тагын, җиде кыздан тармакланган гаилә кунаклары - балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыйналды, монысында Түбән Камада яшәүче дүртенче кызлары Фирдәвеснең оныгы Раянаның бәби чәен туган нигездә үткәрәсе килеп әлбәттә, авылда бит өч туганы яши, бер апасы, ике сеңлесе. Төп йорттагы җылылыкны менә шушы кызлар дөрләтеп тора да инде.
Ул көнне менә шушы изге гаилә йоласы бәйрәмен, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен, без мәдәният хезмәткәрләре алар белән үткәреп җибәрдек. Ләкин бергә-гомергә пар канатлы булып яшәү һәркемгә дә язмаган дигәндәй, җиде кызның өчесе бүген сыңар канатлы: олы бала-Фатыйма апа, Фирдәвес, Исламия. Күп еллар почта хезмәткәре булып эшләгән, авылда уңганлыгы һәм чисталыгы белән телгә кергән Исламия:
- Сыңар канат сынган канат, диләр бит, ялгызлык җиңел нәрсә түгел, әмма без ялгызлыкны бик тоймыйбыз, балалар, оныклар ул хисне кичерергә юл куймыйлар, кайтып китеп йөриләр, үзебез аларга барабыз, Аллага шөкер, бернигә алыштырмастай ул-кызларыбыз, яратып туймаслык оныкларыбыз бар, үзебезне бәхетсез дип әйтә алмыйбыз,- диде.
Әйе, чыннан да шулай, Аллаһыбыз тәкъдирләгән язмыш белән килешеп, тормыштан тәм табып яши алар.
Өстәлебезгә гади генә кыр чәчәкләре - ромашкалар куелган иде, әлбәттә ул юкка гына куелмады, чөнки әлеге бәйрәмнең символы ул, «ярата-яратмый» дип бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның багучы чәчәге, шунысы да бар икән, йорт тирәсенә ромашкалар утыртсаң, гаилә нык була, диелгән. Без чарага әзерләнеп йөргәндә, менә шушы ромашкаларны, гаиләнең икенче баласы булган Бибинур апалар бакчасында күреп таң калдык, кеше матур розалар утыртканда, ул бер зур түтәл ромашкалар утырткан, менә кайда икән ул гаилә ныклыгы, дибез...
Юк, гаилә ныклыгы үзләреннән килә, Бибинур апа янәшәсендә, тырыш, тыныч холыклы хуҗа Нәкыйф абый бар бит диюбезгә, Бибинур апа сүзебезне эләктереп алып:
-Күкерт, - дип куймасынмы... - Юк, без Аллага шөкер аңлашып яшибез, сүрелә белә ул, без бит гаиләнең тоткасы булсак, балалар көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Балалар шуны күреп үсә бит, Аллага шөкер улларым да безнең үрнәктә бүгенгесе көндә, - дип улларына рәхмәләрен җиткерде Бибинур апа. Җор телле, шаян Нәкыйф абый :
- Беркем белән дә алыштыргысыз ул минем, рәхмәтем чиксез, гомерем аның белән үткәнгә мин бик рәхмәтлемен, әти-әниемне карап озатучы да, туганнарым өчен дә күңеле ачык булды аның,-диеп, Бибинурын хөрмәт белән яратып үбеп алып, бер букет ромашкалар тоттырды.
Бибинурдан соң туган өченче бала Әминә Арча районы Эштерә авылында яши. Җитәкче урыннарда эшләгән тормыш иптәше белән өч бала үстереп, бүгенгесе көндә лаеклы ялга чыгып, балаларга-оныкларга куанып-шатланып, яраткан әби-бабай булып, бәхетле гомер кичереп яшәп яталар.
-Бер-береңә терәк һәм кирәк булуны, бигрәк тә олыгайгач тоя башлыйсың икән, яныңда иңнәреңне куярлык кеше булу, бәхетнең зурысы. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган, кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк, тик шунысы уртак, җир йөзенә бит без барыбызда яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга... Әниләребез шулай җырларлар иде, “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...” - дип әнисен хөрмәтләп искә алды Әминә. Безнең әниебез әүлия булган икән, аның үгет-нәсыйхәтләреннән тайпылырга тырышмадык без, - диде.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Нәзирә Минеханова,
Юлсубино авылы китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа