Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Масловка авылында яшәүче Гыймадиевларның тормышларына күз тимәсен

Масловка авылы кешеләре гомер-гомергә районыбыз күләмендә макталып яшәделәр, бу күркәм гадәт әле дә дәвам итә.

Бүгенгедәй күз алдымда, редакциягә килеп эшли башлаган елларымда  районыбыз күләмендә нык макталган “Масловский” җиләк-җимеш совхозына беренче мәртәбә урып-җыю чорында барып чыккан идем. Ул вакытта безне совхозның партия оешмасы секретаре, үз эшен һәм авылдашларын бик яхшы белүче олы шәхес  Леонид Павлович Мокроусов каршы алды. Танышып, хәл-әхвәлләрен сорашкач  аның белән Олы Елга авылы юнәлешендәге иген кырын урап,  урак батырлары Габделхәй Йосыпов, Ринат Сәйфуллин, Авзал Гыймадиев кебек данлыклы игенчеләр белән очраштык. Юлдашым бу эшчән егетләрнең өч ел элек кенә  бирегә гаиләләре белән Зәңгәр Күл авылыннан күченеп килүләрен әйтеп таныштырды. Совхоз дирекциясе аларның һәркайсын  шәһәр тибындагы олы, иркен фатирлар белән тәэмин иткән. Кыска гына вакыт эчендә үзләрен уңай яктан күрсәтеп, елның-елында производствода хезмәт алдынгылары буларак макталып килгән бу егетләрнең бүген инде  балалары авылны данга күмә дисәк, һич тә ялгыш булмас. Ул чын мәгънәсендә шулай. Һәр елда диярлек күптәнге танышым, дустым, Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган механизаторы Габделхәй Йосыповның  улы Алмаз берничә ел рәттән биредә урак батыры буларак мактала, Авзалның улы Раил дә бүген алдынгылар рәтендә. Халык телендә, алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, булдыклылыклары әллә каян күренеп тора. Хуҗалыкның легендар игенчеләре үзләренә бер дигән алмаш тәрбияләп үстерә алганнар. Аларның һәркайсы бүген мактаулылар рәтендә.
Габделхәйнең кызы Гөлназ биредә мәктәптән соң укуын Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам иттергән. Кулына диплом алып кайтканнан бирле бухгалтериядә хезмәт куя. Ә менә Авзалның улы Раил, әтисе эшен үз итеп механизаторлык хезмәтенә алынган, әле дә аның  эшен дәвам итә. Әтисеннән кабул итеп алган  «ДТ-75» тракторында ул озак еллар дәвамында җир эшкәрткән,чәчү чәчкән.Раил белән Гөлназ мәктәптә үк бер-берсен яхшы белеп, әти-әниләре гаилә дуслары булганнар. Ике якның да ризалыгын алып алар 2001 елда гаилә корып җибәргәннәр. Тик Раилнең әтисе Авзал белән әнисе Зәкия генә бер-бер артлы вакытсыз арадан китеп барганнар. Әмма күп еллар дәвамында биредә чәчү батыры буларак  макталган Авзал үзенә бер дигән алмаш хәстәрли алган. Алар уллары Наил белән Раилгә төпле, яхшы хезмәт тәрбиясе бирә белгәннәр. Икесе дә бүгенгесе көнне гаиләләре белән Масловка авылында гомер кичерәләр. Раил әтисенең данлы эшен уңышлы төстә дәвам иттерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса