Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мактады киленне кайнана

    Сүз барышында әледән-әле килене Гөлүзәне мактады Хәләмгөл апа. Ясалмалылык та, ярарга тырышу да түгел иде бу. Аның һәр сүзендә нигезне саклап төп йортта калган улы Вәкил өчен горурлану, ихластан сөенү ярылып ятты.

    Һәр татар авылындагы кебек Яңа Арыш та төзек, матур йортлары, яхшы күңелле кешеләре белән мактала. Колхоз эше гөрләп барган чагында яшьләр дә калага кызыкмаган. Яшәр өчен эше, ашарга ашы бар дигәндәй, авылда нигез корган яшьләр шактый булган ул елларда. Авыл уртасындагы ак кирпечтән нык итеп төзелгән йортта яшәүче Ситдыйковлар әнә шундыйлардан. Ялгыз әнисенә терәк булыр өчен авылда кала Вәкил. Өй бүрәнәләре әле нык булса да аны сүтеп, яңаны кирпечтән җиткезә. Йорт хуҗабикәсе Хәләмгөл апа туксанынчы яшен вакласа да уңганлыгын, җитезлеген әле дә җуймаган. Йорттагы вак-төяк эшләрне кинәнеп эшләгән көннәре аның. Югыйсә 40 елга якын хезмәт стажы терлекчелектә узган. Авыл йокыдан уянганчы фермага эшкә ашыккан сыер савучыларның элекке хезмәтен берәү дә җиңел димәс. Никадәр рухи көч, куәт-дәрман кирәк булган әлеге эшкә. Хәләмгөл апа белән шул елларга кайтабыз.

    -Хезмәте бик күп булды ул эшнең, балам. Ул чакларда барлык эш тә кул көче башкарыла иде бит. Силосын, сенажын дигәндәй, үзебез алып кереп улакларга таратабыз. Чиләк-көянтәләп су ташып тагаракларына салып чыгабыз. Үзебез үк җыештырабыз, чистартабыз. Савым вакытында чаж-чож чиләккә сөт төшкәне генә ишетелә иде инде,-ди ул елмаеп.

    39 ел... Шушы хезмәттә куллар бирәчләнгән, сөялләнгән, салкын көзләрдә аяклар сызлаган. Күз ачкысыз буранда да, коеп яуган яңгыр да да терлекче фермага ашыккан.

    Реклама

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Фәрвәз Каюмова.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: авыл
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: