Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде»

    Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

    Дивардагы ачык төсләр күзләргә генә түгел, күңелгә дә яктылык нуры бөрки сыман. Каршыдагы ишекнең сирәк кенә ачып-ябылуы берәүгә дә комачаулык тудырмый. Тезеп куелган йомшак утыргычларда берничә хатын-кыз гәп кора. Эш буенча килүем булса да, чиратсыз үтәргә базмадым. Ара-тирә янәшәдәгеләрнең сүзе колагыма чалына. “Өченче баламны алып кайттым. Икесе кыз иде, монысы малай булды. Бөтерчек кебек инде, бик яратабыз үзен.  Төшертмә, үкенерсең дигән иде Люба апа. Ярый әле тыңлаганмын дип сөенәм хәзер”, – ди мөлаем генә бер ханым. Икенчесе аңа кушылды: “Бик игътибарлы шул Любовь Васильевна. Аның кебекләр сирәк. Һәркем белән дә үз сеңлеседәй якын итеп сөйләшә, сүзләре дә шифа, дәва аның”.

    Әлеге кыскача әңгәмәләр языласы мәкаләгә ачыклык кертеп тә куйды. Көн азагында иң соңгы кеше булып сак кына ишеккә кагылдым.

    –Керегез, кер! – дигән ягымлы тавышны ишетеп, эчкә үтәм.

    Берничә минуттан без чыннан да апа-сеңел кебек иркенләп сөйләшә идек инде. Бик күпләр өчен “Люба апа” булган район поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендәге акушерка Бәдертдинова Любовь Васильевна тумышы белән Әлки районының Иске Тахтала авылыннан.Ничек ул безнең якларга килеп чыккан соң? Язмыш дибез, әйе, язмышның да ниндие – бәхетлесе!

    –Үзебездә мәктәпне тәмамлагач Чистай медицина училищесында укыдым. Дипломлы белгеч булып 1975 елда бирегә кайттым. Менә шул вакытта бирле мин инде Балык Бистәсенеке, – ди ул елмаеп.

    Чыннан да аны берәү дә читтән килгән димәс. Һәркемне яхшы белә, үз итеп сөйләшә ул. Акушерка буларак тәҗрибәле. Аның кебекләрне үз эшенең остасы диярләр иде. Хатын-кыз организмындагы аз гына тайпылышны да күз уңыннан җибәрми. Һәрбер анализны вакытында журналга терки. Кирәк булган очракта пациентны заманча ультратавыш тикшерү аппаратында тикшеренү өчен табибә-гинекологка юллый. Бик күпләрне йөз-кыяфәтеннән, табибә куйган диагноз буенча да исендә калдырырга сәләтле. Монысы инде аның үтә дә игътибарлы булуыннан килә.

    – Хезмәт стажымны акушер-гинеколог Дарья Алексеевна Мамакова янәшәсендә башлавым белән бәхетле мин. Эштән курыкмаска, тәвәккәлеккә мине ул өйрәтте. Аннан шактый еллар тәҗрибәле табибә  Рәсимә Салиховна Мингалиева белән бергә эшләдек. Ул минем олуг остазым булды, – ди Любовь Васильевна.

    Бүгенге көндә ул табибә-гинеколог Гөлнара Гатауллина янәшәсендә эшли. Хатын-кыз авыруларын вакытында ачыклау һәм дәвалауны кичектерергә ярамаганлыгы һәркемгә мәгълүм. Шуңа да диспансеризация үтүгә җитди карарга кирәк диләр алар. Чөнки хатын-кыз җиргә матурлык өстәүче, тормышны тулыландырып гаиләгә бала бүләк итүче илаһи зат. Әнә шул гүзәллекне югалтмый яшисе, Ана дигән бөеклеккә ирешәсе иде. Монысы инде 45 еллык хезмәт стажы булган тәҗрибәле һәм олы хөрмәткә ия Любовь Васильевна Бәдертдинованың һәр гаиләгә аталган изге теләге.

    Фәрвәз Каюмова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама