«Логос» җәмгыяте хезмәтчәннәре кыр эшләрендә активлык күрсәтә
Анатыш авылы янәшәсендә тәүлекләр буена бертуктаусыз эшләүче ашлык чистарту һәм киптерү пункты бүген олы заводны хәтерләтә.
“Логос” хуҗалыгы “завод”ы ике дистә елга якын инде эштән бушамый. Биредә гадәттә урып-җыюлар башлангач кызу эш темпы артканнан-арта бара. Баштагы мәлләрдә, әлбәттә инде, көзге бодайны турыдан-туры комбайн бункерыннан бирегә китерә башлыйлар. Аннары чират (культураның өлгерешенә карап) борчак, арпага күчә. Бер сүз белән әйткәндә, бүген биредә эшләр элеккеге еллардагы ашлык кабул итү пунктыннан бер дә ким түгел. Бер-бер артлы агылып торган олы «КамАЗ»ларга төялгән ашлык олаулары биредә тоткарлыксыз үлчәнгәч каплаулы мәйданчыкта бушатылалар. Аннан үз чираты белән аны чистартып, киптерәләр. Биредә эшләүче оператор махсус прибор ярдәмендә кырдан кайтарылган ашлыкның дымлылыгын тикшерә. Ул нормадан түбән булса шул минутта ук сортка бүленгәч тә киптерү агрегаты аша үткәрелә. Биредә хезмәт куючының сүзләренә караганда сәгатенә 50 тонна икмәк тиешле нормативка җитеп киптерелгәч янәшәдәге ашлык саклагычка озатыла. Әлбәттә инде, катлаулы механизмнар белән бергә ашлык саклагычларны да алдан җентекләп эшкә хәстәрләгәннәр. Шулай булмыйча, кырдан кайтарылган яңа уңыш ашлыгының биредә һәр бөртеге кадерле. Иң куанычлысы, моны биредә хезмәт куючылар да яхшы аңлыйлар.
Без килгәндә, кырдан кайтарылган олауларны кабул итеп торучы оператор Сергей Мусаевның эше киеренке булганлыктан аның белән әңгәмә кору мөмкин булмады. Ә менә аның икенче хезмәттәше, оператор Илнар Мифтахов монда 4 нче сезонын эшли икән. Аның үз хезмәтен яхшы белүе шул минутта ук сизелде. Бер дә тик торуны белми, әледән әле приборларга күз төшерә. Егет Анатыш авылында эш сөючән, тәртипле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Рифкать, кызганыч, вакытсыз вафат булган. Шулай итеп тормыш йөге әнисе Мәймүнә җилкәсенә төшкән. Мәктәпне тәмамлагач егет әтисе хезмәтен үз итеп аны дәвам иттерү ниятеннән район үзәгендәге техник училищега укырга кергән. Аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, хәрби бурычын үтәп кайтырга өлгергән. Ерак Көнчыгышта ике ел дәвамында чик буе гаскәрләрендә хезмәте бушка китмәгән аның, ир- егетләр өчен бер дигән асыл сыйфатларга ия булган ул анда.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа