Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әлфия Мустафина:мин сәнгатькә, сәхнә әсәрләренә гашыйк кеше

    Кич утыруда мин утыз өч ел стажы булган Ямаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафина белән таныштым. Аралашу вакытында бу тыйнак һәм йомшак табигатьле ханым миңа күптәннән таныш кебек тоелды. Ул үзе турында сөйләде.

    -Мин сәнгатькә, сәхнә әсәрләренә гашыйк кеше. Узган ел "Аулак өй"не Россия каналларының берсеннән төшерергә килделәр. Мәдәният йорты безнең иркен, җылы. Бәйрәм чаралары үткәрергә күңелле. Дискотекалар уздырабыз, урамнарга бүленеп концерт, спектакльләр куябыз. Укучылар белән Фәнис Яруллин, Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла әсәрләрен сәхнәләштерәбез. 1992 елдан бирле Галиәскәр Камал театры белән тыгыз элемтәдә торабыз, артистларны очрашуларга чакырабыз. Минем кече кызым Таңсылу да җырларга ярата. Ул Казан дәүләт культура академиясендә укый. Эшләп укыса да имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшырды. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Себердә яшәүче укытучылар белән аралаша. Ике ел элек анда кунакка да барып кайттылар. Узган ел безгә Төмән дәүләт белемне үстерү институтыннан доцент Рафаэл Гадиев җитәкчелегендәге делегация килеп китте. Алар безгә мастер-класс күрсәттеләр.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Бу язманы газетадан укый аласыз.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: