Әлфия Кадырованың гомер юлы мактауга лаек
Кешегә гомер бер генә бирелә, әмма аны күпләр сокланырлык итеп үткәрә белергә кирәк.
Әле шушы көннәрдә генә күптәнге якын кешем, дуслыкның кадерен белә торган иптәшемнең тормыш юлдашы үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнә, дигән хәбәрне ишеткәч шул тарафларга юл тоттым. Дөресен генә әйткәндә, болай тиз җыенып юлга чыгуымның җитди сәбәбе дә бар. Бүгенгесе көнне бар яктан да үрнәк алырлык гаиләне күрсәтү иде ниятем.
Бу күркәм гаиләне инде күптәннән беләм. Беренче мәртәбә алар белән редакция заданиесе буенча 1977 елның җәендә Олы Солтан авылына барып чыккач таныштым. Ул вакытта “50 лет Октября” колхозы идарәсендә Әлфиянең югары уку йортын тәмамлап бухгалтериядә эшли башлаган вакыты. Ә аның булачак ире Күгәрчен авылы егете Миннәхмәт яшь белгеч буларак колхозда баш агроном булып эшли иде. Әлбәттә инде, ул чорларда колхоз идарәсе бу яшьләрне ялгыз әбиләргә фатирга урнаштыра. Әлфияне - ялгызы гына яшәүче Галия әбигә билгелиләр. Ә Миннәхмәтне Әсма әбигә кертәләр. Шулай ике елдан артык эшләгәч, яңа гына гаилә корган бу яшьләрне колхоз фатир белән тәэмин итә. Изгелек бер вакытта да онытылмый, дип хак әйтәләр. Бу хәл мөгаен гаиләдән - әти-әни, әби-бабай тәрбиясеннән дә киләдер. Районыбызның Таулар авылында ишле гаиләдә үскән кыз кечкенәдән шәфкатьлелек нигезләренә төшенә. Гаиләдә алты баласына да әти-әниләре югары белем алырга булышалар. Шулай итеп Әлфиянең абый-апалары һәм энесе барысы да бер дигән белгечләр булалар. Араларында табиб, зоотехник, инженер, укытучы, ветеринария табибы бар, Әлфия исә хисапчы һөнәрен үз итеп аны яратып башкара.
Алар үз гаиләләрен корып яшәсәләр дә әбиләрен онытмыйлар. Әлфия һәр көнне аның хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә булышу нияте белән иртә-кич кереп чыгарга гадәтләнеп китә. Ә көннәрнең берендә Галия әбинең нык кәефсезләнеп утырган вакытына туры килә ул. Чыннан да Галия әбинең күзләре томалана башлый. Әлфия шул көнне үк район үзәк хастаханәсеннән юллама алып әбине Казан шәһәренә алып барып ашыгыч рәвештә операция ясатырга сөйләшә. Ә хастаханәгә алар һәр көнне диярлек ире белән барып йөриләр. Дәвалану курсыннан соң тәрбия кирәк, дип аны үз өйләренә алып кайталар. Шулай итеп Галия әби яшьләрнең якын туганына әверелә. Алар 17 ел Олы Солтанда эшләгәч район башлыгы Хатыйп Газизов, Миннәхмәтне үз автомашинасына утыртып Күгәрчен авылына алып кайта. Җитәкче бар яктан күпләргә үрнәк булып яхшы, иркен йортта яшәргә тиеш, дип ул аңа үзенең авылы читендә булачак йорт нигезен билгели һәм берүк вакытта урманчылыктан агач материаллары алырга юллама бирә һәм аны туган авылына колхоз рәисе итеп билгеләп кайтып та китә. Кадыйровлар Күгәрчен авылына кайтып яши башлыйлар. Әлбәттә инде Әлфия Галия әбине дә үзе белән алып кайта. Бер генә якын кешесе, туган-тумачалары калмаган әби алар гаиләсендә 24 ел гомер кичереп 92 яше җиткәнче кадер-хөрмәттә яши. Ул 2001 елның 31 декабрендә вафат була. Алар Галия әбине туган авылы Олы Солтанга алып кайтып җирлиләр. Инде вафатына 21 ел вакыт үтсә дә, әбиләрен онытмыйлар. Һәр елда Олы Солтанга кайтып зиратта булып әбиләренең кабер өстен чистартып, тәртипкә китереп торуны да алар күркәм гадәткә әйләндергәннәр.
Ә бүгенгесе көнне инде изге күңелле Әлфия Закир кызы үзе дә олы яшькә якынлаша, шушы көннәрдә 70 яшен тутыра. Ул күркәм юбилеен иң ышанычлы терәге Миннәхмәт янәшәсендә улы Айдар белән килене Гөлназ тәрбиясендә уллары-киленнәре, якыннары, туганнары белән бергәләшеп билгеләп үтәләр. Ә тормышлары мул, җитеш аларның. Абзар тутырып терлек асрыйлар, сыерлары, умарталары бар. Әлбәттә инде өлкәннәр гомер-гомергә, буыннан-буынга килгән күркәм гадәтне дәвам иттереп оныкларына төпле тәрбия бирүдә зур ярдәм күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа