Андрей Бельский: «Техник культуралар, шул исәптән көнбагышны да эшкәртергә мөмкинчелегебез бар»
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең иң кызган чагы. Башка еллар белән чагыштырганда соңгарак калуы август ае башында булган ике атналык яңгырлар нәтиҗәседер күрәсең.
Урып-суктырган ашлыкның алдагы язмышы белән танышу өчен без Чулман яры буенда урнашкан Балык Бистәсе икмәк кабул пунктына юл тоттык.
Оешма җитәкчесе Андрей Бельский белән конторада булган кыска әңгәмәдән соң эш кайнаган җиргә - ындыр табагына җәяүләп киттек.
Тикшереп кертү бүлмәсен чыгуга янгын сүндерү машинасы күзгә ташлана. Ул оешмада янгын куркынычсызлыгы шартларын саклау өчен каралган.
-Эшкәртелгән уңышны отышлы гына бәядән сату нәтиҗәсендә алган керемгә төягеч (погрузчик) сатып алдык, электрүткәргеч линияләрен, территориядәге юлларны яңарттык. Агымдагы елда 1980 нче елларда куллануга кертелгән ике трансформаторны алыштырырга уйлыйбыз.Ашлыкны безгә Норлат, Саба, Лаеш, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да китерәләр. Техник культуралар, шул исәптән көнбагышны да эшкәртергә мөмкинчелегебез бар, - ди җитәкче.
Асфальт-бетон катламы яңартылган ындыр табагында өелгән көшелләрне, янында кешеләр эшләүче ашлык чистарта торган машиналарны узып икенче бер ашлык өемен машинага төяүче механизатор янында тукталдык. Ир-атның исеме Валерий Королев. Балык Бистәсендә яши.
- Мин биредә 4 ел эшлим инде. Аңарчы «Татавтодор» җәмгыятенең шәһәр яны филиалы «Балык Бистәсе юл төзү-төзекләндерү участогы»нда хезмәт куйган идем. Бирегә килгәнемә шатланам. Коллектив бердәм. Хезмәт хакын вакытында бирәләр,- диде ул әңгәмә барышында.
Җитәкче биредә алтынчы елын эшли. Шушы вакыт эчендә биредә ашлык саклаучы складлар, башка корылмалар төзәтелгән. Иң мөһиме - киптерү җайланмасы төзекләндерелеп тиешенчә эшли башлаган.
Август башындагы яңгырлар вакытында да хуҗалыклардан уңыш килү дәвам иткән. Ул дымлылыгы буенча нормадан шактый артык булган. Аны саклау өчен дымлылыгын 13,5 процентка җиткергәннәр.
Оешманың һәр участогы әһәмиятле булса да, кабул итеп алуның беренче этабы махсус лабораториядә башкарыла. Рәсимә Миннеханова биредә утыз елдан артык лаборант буларак хезмәт куя. Үз вакытында белемен арттыру өчен Казан, Мәскәү шәһәрләрендә курсларда булган. Лабораториядә килгән ашлыкның дымлылыгы, чүплелеге, клейковина һәм башка төрле күрсәткечләре тикшерелә. Аннан соң аның нинди класс (сорт) белән кабул ителәчәге билгеле була.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Нияз Шәйдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа