Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кунакларны тәмле итеп пешергән ит бәлеше белән каршылыйбыз

    Татар халкының үзенә генә хас яратып пешерә торган тәмле ашлары бар. Кунак чакырган вакытта табынның иң мәртәбәле ризыгы ит һәм ярма бәлеше булган. Бүген дә аны һәрберебез әзерләргә тырыша.

    "Татлы өстәлдән" рубрикасында Марина Хәсәнова "Ит бәлеше" рецебы белән уртаклашты. Аны тәмле итеп, тишмичә пешерү өчен үзенең киңәшләрен бирде:

    -Бәрәңгене әрчегәннән соң, турап суга салып торырга кирәк. Итне, суганны вак итеп турыйм. Тышлыкка камыр әзерлим. Моның өчен бер чүмеч сөт, бер стакан сыек май, тәменчә тоз, он кирәк була. Камырым әзер, майлы табага җәеп салам, өч лавр яфрагы куям. Хәзер бәрәңгенең суын саркытам, ит, суган, тоз салып яхшылап болгатам. Эчлекне камыр өстенә бушатып, камырны матурлап бөгәм. Кемгәдер камыр чәчәкле, кемгәдер бизәкле кирәк. Кызган мичкә сәгать ярым, ике сәгатькә пешерергә куям. Өсте килгәч, мичне 150 градуска кадәр киметәм, бәлеш өстенә юка итеп җәелгән камыр каплыйм. Ашларыгыз тәмле булсын!

    Фото: http://yam-yam.ru/vipechka/page/5/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: