“Кулон-Агро” хуҗалыгында эшләр гөрләп бара
Кыш айларында гадәттә ягулык һәм электр энергияләрен экономияләү максатыннан күп урыннарда техника утарында тулы тынлык хөкем сөрә.
Ә менә “Кулон-Агро” хуҗалыгына елның кайсы гына фасылында барып чыксаң да эш темпы бер дә тынып тормый. Бер уйлаганда башкаларыннан әллә ни аерылып та тормый алар, һәр бүлмәдә чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Бүгенге заман таләпләреннән чыгып караганда ул шулай булырга тиеш тә инде. Ә менә биредәге гади генә таләпләрнең дә төгәл үтәлүен, эшне оста итеп оештыра белүләрен күреп чын-чынлап сокланырлык. Мөгаен, бүгенге заман рухын тоеп яшәүче, аякларында нык басып торучы мондый авыл хуҗалыгы предприятиеләре республикабызда да бүгенгесе көнне исәпле генә калгандыр. Бирегә бернинди хәстәрлексез, нинди генә дәрәҗәдәге кунакларны алып килсәң дә йөзгә кызыллык килмәс. Болар барда җитәкчеләрнең һәм баш белгечләрнең уртак тырышлыклары нәтиҗәсе. Бу хәл инде монда беренче эш көненнән үк шулай дәвам итә. Хуҗалыкның һәр тармагында шундый үрнәк тәртип хөкем сөрә.
Гадәти кышкы эш көннәренең берсендә бирегә килеп чыккач, әлбәттә инде, без техника утарын читләтеп үтә алмадык. Олы капканы иртәдән киң итеп ачып, бау тарттырып куйганнар, янәшәдәге бүлмәдә кизү торучыдан сорашкач кына барысының да үз эш урыннарында булуларын ишеттек. Утар биләмәсенә үтеп янәшәдәге гаражның капкасын ачып эчкә кергәч тә җылы, якты бина эчендә үз тракторы янәшәсендә кайнашучы механизатоларны очраттык. Һәр бинада диярлек шундый ук хәл, ә инде бүлмәләр арасына эчке яктан бер-берсенә үтеп йөрергә уңайлы булсын өчен тимер ишек урнаштырганнар. Гади гаражны хәтерләткән кайсы гына бүлмәгә керсәң дә бер үк күренеш, бары тик тракторлары һәм машиналар гына үзгә. Ә менә иң аргы баштагы олы бүлмә түрендә тимер кырдыру станогы урнаштырылган.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа