Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Әлфия Якупова: «Кулларым гомер буе эштән бушамады»

Шәл бәйләү шөгылен иң элек Күгәрчен авылы хатын-кызлары үз итсә, соңрак ул тирә-юньдәге авылларга да киң таралган. Моннан Күки авылы кызлары да читтә калмаган. Әлфия Кыям кызы Якупова шуларның берсе.

— Кулларым гомер буе эштән бушамады, — ди ул, елмаеп. –Колхоз эшеннән дә калмадык, йорттагы тавык чүпләп бетергесез эш тә күп булды, шулай да кичләрен шәл бәйләргә вакыт таба идек. 7 яшьтә шәл бәйләргә өйрәндем. Әни урамга уенга да чыгармый, шушы шәлне бәйләп сатсак, сиңа күлмәккә ситса алырбыз дия иде. Матур киенәсе килә, шуңа күрә тиз-тиз бәйлисең. Үсә төшкәч ул инде безнең төп шөгылебез булды, — ди Әлфия апа.
Соңрак бияләй, йон оекбашлар да бәйли ул. Әмма күңеле ятканы шәл була. Гаилә коргач кич утырып кул эшләре тоту тагын да арта. Шәл мамыгына Ростов, Волгоградка йөри. Бәйләгән шәлләрен илебезнең төрле төбәкләренә барып үзе сата.
— Ул чакта исәпләп карамасак та аннан кергән табышның барыбер файдасы булды инде. Бер шәл сатылса да куанасың, акчасына нәрсә булса да алырга ниятләп куясың. Тормыш өчен барысы да ярап куя. Балалар өс-башын карарга, кирәк-ярагына да, — ди Әлфия апа.
Дөрес, хәзер инде шәл сатулары кыенрак, шуңа күрә күбрәк оекбаш, бияләйләр бәйләүгә өстенлек бирә ул. Аларын балаларына, оныкларына да бүләк итә.
Сокланып туймассың, сигезенче дистәсен ваклаган Әлфия апа кулларында бүген дә инәләр бии. Матур бизәкләр куелган мамык шәлләр дисеңме, төрле үлчәмдәге оекбашлармы – барысы да аның күңел җылысы белән бәйләнгәннәр. Бергә яшәүче улы Айрат, килене Алсу өчен дә йортта булышчы, киңәшче ул. «Ярый әле син бар, әни», дигән сүзләр гаиләдә еш кабатлана. 

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса