Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Күгәрчен авылында тарих барланды

22 июль көнне Күгәрчен авылының 120 еллык тарихы булган Әхмәтсафа мәчетендә “Гаилә тоткасы - дин“ дип аталган чара уздырылды.

 

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова, Балык Бистәсе районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Камил кызы Вафина, Татарстан мөселманнары  Диния  нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Касыйм кызы Җиһаншина, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, районыбыз мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, әлеге мәчет бинасын рәсмиләштереп, төзекләндерү эшләрен җитәкләүче авылдашыбыз Мәрьямбикә Фәйзрахман кызы Рыжова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Әлеге чара мәгънәви әһәмияткә ия иде. Тарихыбызны барлау белән беррәттән, Күгәрченнең үрнәк гаиләләрен искә алу, аларга бүләкләр тапшыру кебек күңелле, күркәм мизгелләр белән үтте ул.

 

(Язма белән тулырак район газетасы битләрендә таныша аласыз).

Автор Фәрваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса