Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Крәшен Казысы тирә-юньдә иң данлыклы төбәкләрнең берсе

Районыбыз авылларының кайсына тукталсаң да аларның данлы үткәне, саллы тарихы бар.

Әйтүләренә караганда, Крәшен Казысы тирә-юньдә иң данлыклы төбәкләрнең берсе. Илебез өчен дәһшәтле сугыш елларында да алар җиңү көнен якынайту өчен бөтен көчләрен куеп тырыш хезмәт куйганнар. Шушы авылдан чыккан хәрби офицерлар, фән эшлеклеләре, югары урыннарда хезмәт куйган җитәкчеләр һәм мөгалимнәрнең исемнәрен дә санап бетерерлек түгел. Озак еллар дәвамында элеккеге «Гигант» колхозының Крәшен Казысы бригадасы хезмәткәрләренең күп яктан макталып килүләрен, Касимов, Харитонов, Шаров, Улетин  кебек хезмәт алдынгылары һәм район күләмендә мактаудан төшмәгән легендар бригадир Павел Неменкин исемнәрен телгә алмау бүген һич мөмкин түгел. Бу бригаданың хезмәт сөючән, тырыш игенчеләре һәм терлекчеләре гомер-гомергә дан казанып яшәделәр. Шунысы куанычлы,  колхоз-совхозлар таратылып, аның милкен сүтеп юкка чыгарганда да биредә хәтта колхозлар оешкан елларда торгызылган биналар, производство участоклары, келәтләр, ындыр табаклары һәм терлекчелек биналары бүген дә халкына хезмәт итә.

Автор Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса