Котлыбөкәшлене 49 мең сумга алдаганнар

Йөз кат кисәтсәк тә алдана кайберәүләр
Алдаркараклар да замана белән бергә (берникадәр алданрак та) атлыйлар. Традицион алдау ысуллары белән беррәттән телекоммуникацион сфераның техник мөмкинлекләреннән дә файдаланалар.
Соңгы вакытта кәрәзле телефон аша алдау очраклары артты. Безнең республика гражданнарын күп очракта Самара, Курган өлкәләреннән, Россиянең башка регионнарыннан шалтыратып алдыйлар. Мондый кәсеп белән гадәттә, төрмәдә утыручылар шөгыльләнә икән. Срокларын тутырып чыгышларына шактый зур суммада акча туплаучылары да бар ди хәтта.
Әле менә күптән түгел Котлы Бөкәш авылында яшәүче бер ханымның телефонына "ваша карта заблокировано" дигән смс-хәбәр килеп төшә. Картаның нинди сәбәптән блок куелуын ачыклау максатыннан, смс килгән телефон номерына шалтыраталар. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган егет аларга Интернетта банк карталарыннан акча урлаучы мошенниклар күп булуы, шулардан саклану өчен акчаны бүтән счетка күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Задорнов әйтмешли, хәзер иң кызыгы-әзерләнегез: Котлы Бөкәштә терминалда бу операцияне башкару мөмкинлеге булмагач гаилә башлыгы Балык бистәсенә килә һәм әлеге номерга 49 мең (!) сум акча күчерә. Банкоматка эленгән "Мошенниклардан сак булыгыз!" дигән кисәтү-плакат күзгә керәм дип тора югыйсә. Бу хакта вакытлы матбугатта да даими язып торалар, телевизор, радиодан да сөйлиләр. Ә халык барыбер алдана. Әлеге ир-егет тә алдаркараклар корбаны булганын аңлап полиция бүлегенә гариза яза. Эх, безнең акыл арттан йөри шул. СМС килгәч үк поициягә, я булмаса банкка шалтыраткан булса, акчасыннан колак какмас иде дә бит. Ә хәзер табып кара Интернет пәрәвезеннән! Дөрес, техник тикшерү нәтиҗәләре буенча абонент номерының Курган өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган ачыклануын. "Оператив-тикшерү мероприятиеләре дәвам итә",-дип хәбәр иттеләр полиция бүлегеннән һәм тагын бер кат игътибарлы, сак булырга чакырдылар.
Әгәр сезгә таныш түгел кеше: "Мин полиция яки банк хезмәткәре",- дип шалтыратса, смс-хәбәр җибәрсә, аның инструкцияләрен үтәргә, бигрәк тә банк картасы белән манипуляцияләр ясарга ашыкмагыз, аларга исем-фамилиягезне, башка шәхси мәгълүматлар дә әйтмәгез. Банк картасы белән кемнәрдер таләп иткән операцияләрне ясаганчы пластик карточканың икенче ягында язылган номерга шалтыратып белешегез. Шуны онытмагыз: банк хезмәткәре бервакытта да клиенттан ПИН-код номерын әйтүен таләп итми. Тавышларын үзгәртеп туганыгыз, ирегез, хатыныгыз, улыгыз,оныгыгыз булып "Авария ясадым, полициягә эләктем... Котылу өчен акча кирәк...",- дип шалтыратулары да ихтимал. Бу очракта да үз туганнарыгызга, якыннарыгызга яңадан шалтыратып хәлләрен белегез. Аларның бер нинди дә бәлага тарымаулары ачыкланыр.
Ә инде алдарга маташуларын сизенсәгез, мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://vrubcovske.ru/2013/08/22/telefonnye-moshenniki-obmanyvali-barna…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 14:07Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа кайнанам элеккеге килененең исеме белән дәшә» Җырчы зирәк хатын булуы турында язган2200
-
21 апрель 2021 - 13:50Пенсионерлар өчен үзгәрешләр көтелә Май аенда барлык пенсионерларга да диярлек кагыла торган яңалыклар бар.2300
-
21 апрель 2021 - 09:53“Халык җәүһәрләре”нә йомгак ясалды Күптән түгел “Авыл офыклары” редакциясе татар җырларын барлау, яңадан халыкка чыгару максатыннан “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Конкурска 50гә якын видеоязма килде.4400
-
21 апрель 2021 - 09:47Балыкбистәлеләр «Аҗаган»да катнаштылар Бу уенда яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм белем бирү оешмалары укучыларының җыелма командалары катнашалар.2600
-
21 апрель 2021 - 09:42ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды Күптән түгел ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында район мәгариф учреждениеләренең яшь инспекторлары арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды.2800
-
21 апрель 2021 - 09:31Лилия Хөснетдинова: "Укытучылар династиясе әле дәвам итәр, дип уйлыйм" Татарстанда «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе башланды.4300
-
21 апрель 2021 - 09:23Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары кошларга оялар әзрләделәр Үзенең җылысы, якты нурлары белән табигатькә яз килде.3100
-
21 апрель 2021 - 09:16Район үзәк хастаханәсендә донор көне уздырдылар Узган атнада район үзәк хастаханәсендә республика кан алу үзәгеннән килгән табиб-белгечләр донор көне уздырдылар.3500
-
21 апрель 2021 - 09:00Дилә Заһидуллина ил бәйгесенең беренче бишлегендә Республикабызда 2016 елдан бирле «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә3100
-
21 апрель 2021 - 08:53Эльмира Зыятдинова: " Бердәм булганда гына эш бара, тормыш гөрли ул” - Туган җиремнән, авылымнан башка үземнең тормышымны күзалдына да китерә алмыйм. Табигате матур, тирә-ягында җиләкле болыннары, гөмбәле, чикләвекле урманнары бар. Халкы тырыш, тату. Мал-туарын, тавык чебешен асрап яшиләр, - дип сүзен башлады язма героем Эльмира Зыятдинова.8000
-
21 апрель 2021 - 08:45Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.7900
-
21 апрель 2021 - 08:23Илдар Таҗетдинов җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый Бүген – 21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көнен билгеләп үтәбез.3100
-
19 апрель 2021 - 14:58Илвина Мазитова. Балык Бистәсе. Габдулла Тукай " Туган тел"
-
14 апрель 2021 - 14:18" Авыл офыклары" редакциясе чираттагы социаль экспериментын уздырды
-
13 апрель 2021 - 10:22"Сорау -җавап" уенының бүгенге уенчысы Зәринә Нургалиева
-
16 апрель 2021 - 14:43Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә5800
-
14 апрель 2021 - 10:185,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла. 5,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла.5000
-
14 апрель 2021 - 10:10Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатабыз Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла6900
-
21 апрель 2021 - 14:07Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа кайнанам элеккеге килененең исеме белән дәшә» Җырчы зирәк хатын булуы турында язган2200
-
21 апрель 2021 - 13:50Пенсионерлар өчен үзгәрешләр көтелә Май аенда барлык пенсионерларга да диярлек кагыла торган яңалыклар бар.2300
-
21 апрель 2021 - 09:53“Халык җәүһәрләре”нә йомгак ясалды Күптән түгел “Авыл офыклары” редакциясе татар җырларын барлау, яңадан халыкка чыгару максатыннан “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Конкурска 50гә якын видеоязма килде.4400
-
21 апрель 2021 - 09:47Балыкбистәлеләр «Аҗаган»да катнаштылар Бу уенда яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм белем бирү оешмалары укучыларының җыелма командалары катнашалар.2600
-
21 апрель 2021 - 09:42ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды Күптән түгел ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында район мәгариф учреждениеләренең яшь инспекторлары арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика